Күргәнем бар шундый кешеләрне
(Башкаларны болай сагынмам),
Егетләрчә җитди горурланып:
— Без бит, — диләр, — Тукай ягыннан. —
Паспортларга түгел, күңелләргә,
Йөрәкләргә уеп язылган:
Минзәләдән булыйк, йә Чаллыдан —
Без барыбер Тукай ягыннан!
Якташларың, Тукай, сине укый…
Бәләкәйдән, бала чагыннан.
Күңелләрдә — синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагылган!..
Күпләр әйтер шуны, Сорап кара
Идел буе халыкларыннан.
Башны горур чөеп әйтер алар:
— Без, — диярләр, — Тукай каныннан!