Максат:
1.Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итү, аның әкият, шигырьләрен аңлауларына ирешү.
- Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
3.Бала күңелендә “Тукай дигән бер кешегә зур бер ихтирам” тәрбияәү, Тукайның шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләү.
Җиһазлау:Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырыла, рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим ителә.
«Тәфтиләү” көе яңгырый (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе).
Өлкән сыйныф укучысы үзе иҗат иткән шигырьне башкара:
Без — Тукайлы халык
Мәртәбәле шәхес, авыр тормыш үтеп,
Халкы моңын җыйган үзенә.
Күңеленең барлык зарларын ул
Салган горур җыры сүзенә.
Шагыйрь җыры татар җаны булып,
Әйди бүген ничә буынны
Милләтемне яклый, динне саклый,
Саташтырмый барыр юлымны.
Татар теле диеп җан атканда
Каршылыклар һәрчак сизәбез
Илһамланып, кабат көч алырга
Һәр яз саен сиңа киләбез.
Остаз бит син, Тукай, безнең өчен
Безгә күчә синең тугры җан
Күп телләрдә исемең яңгрый бүген
Мәңге яшә, яшьнә, сиңа дан!
Тормыш дәвам итәр, татар яшәр,
Тарихлы без, чөнки Тукайлы,
Татар халкы – югалмаслык халык
Тукае бар – маяк булырлык!
Алып баручы. Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре ГабдуллаТукайның туган көнен билгеләп үтәбез.
Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Әйе, бәйрәм бүген! Шундый матур яз көнендә, ямьле апрель аенда, безнең яраткан шагыйребез, халкыбызның сөекле улы — ГабдуллаТукай туган. Менә буген без аның туган көнендә шигырь бәйрәменә жыелдык.
Укучылар башкаруында “Бәйрәм бүген” (Җ. Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.
Алып баручы.
Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.
«Яз галәмәтләре» («Язлар җитте…») шигыренең русчага тәрҗемәсен “ Приход весны” (Перевод В.Звягинцевой) укучы башкара.
Алып баручы.
Тукай иҗатында аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә – бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә Тукай безгә һәрчак бик якын.
«Бала белән Күбәләк» шигыре «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Кулъязмада язылу датасы «1909, үктәбер 29» дип куелган. Шигырь К.Д.Ушинскийның «Родное слово» (Год второй, 1908) уку китабында басылган Л.Н.Модзалевскийның (1837-1896) «Мотылек» шигыреннән файдаланып язылган. Тукай, андагы төп фикерне сакласа да, күбәләк образын үзенчәлекле итеп, «Мотылек»та булмаган рәвештә сорау-җавап формасында ача.
Бәйрәм кунакларына татар һәм рус телләрендә «Бала белән Күбәләк» шигыре тәкъдим ителә.
Алып баручы. Шагыйрь Габдулла Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Ул 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4-ай булганда- әтисе, 3 яшьтә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.
Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр… Әмма ул
киләчәккә өмет белән карый, үлемсез шигырьләрен иҗат итә. «Безнең гаилә» шигыре «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылган.
Укучы башкаруында янгырый.
Алып баручы.
Рус әдәбиятын уку, өйрәнү Тукайда рус классикларының аерым әсәрләрен тәрҗемә итү һәм аларга ияреп язу теләген китереп чыгарган, әлбәттә. Бу бәйләнештә иң элек И. А. Крылов мәсәлләренең прозалаштырып эшләнгән тәрҗемәләрен һәм Кольцовның «Что ты спишь, мужичок» исемле шигыренә нигезләнеп язылган «Мужик йокысын» күрсәтергә кирәк.
(«Яңгыр» шигыре— «Җан азыклары»нда (1912)басылган. Әсәр А.Н.Майковның (1821-1897) «Летний дождь» исемле шигыреннән файдаланып язылган.
Укучы башкарунда «Яңгыр» шигыре тыңлана.
Алып баручы. («Карлыгач» шигыре «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган.
Кулъязмада язылу датасы «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән.
Балаларга багышланган бу әсәр рус язучысы И.С.Никитинның (1824-1861) «Гнездо ласточки» шигыреннән файдаланып язылган. Тукай Никитиндагы су тегермәне, андагы исерек тегермәнче турында сөйләгәннәрне төшереп калдыра да фәкать карлыгачның яшәү рәвеше хакында җентекле мәгълүмат бирә.
«Карлыгач» шигырен укучы башкара.
Алып баручы. «Пар ат» шигыре «Фикер»нең 1907 елгы 6 май, «Әлгасрелҗәдид»нең 25 май саннарында, шулай ук «3 нче дөфтәр»дә (1907) басылган. Соңгысында шигырьнең азаккы юлындагы «нечкәбилләр» «нечкәбилем»гә үзгәртелгән.«Пар ат» «Тhе Russian Rewiev» («Русияне күзәтү») дигән инглиз журналының 1914 ел, №1, III томында тәрҗемә ителеп (Тукайның кыскача тәрҗемә хәледә бирелеп) урын алган.
«Пар ат» шигырен укучы башкара.
Алып баручы.
Яз һәмТукай…
Гел янәшә атлый
Шау чәчәккә төреп җиһанны.
Язлар белән җирдә яшәү туа,
Тукай белән шигъри моңнары.
Күпме буын“Туган тел”ен тыңлый,
Моңайганда-көйләп юана…
Әкиятен, шигырьләрен укып
Бик күп сабый бала куана.
«Кызыклы Шәкерт» шигыре «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылып, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән.
«Кызыклы Шәкерт» шигыре тыңлана.
Алып баручы.
Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
«Арба, Чана, Ат» шигыре «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган.. Тик 1985 елгы басмада шигырьнең өстән 6 нчы строфасындагы «катышып» сүзе «кушылып» дигән сүз белән алыштырылган. Язылу датасы кулъязмада «1909»диелгән.
«Арба, Чана, Ат» шигыре тыңлана.
Алып баручы. Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Әгәр Казанга, мондагы әдәби, мәдәни атмосферага килеп эләкмәгән булса, ул без белгән шагыйрь булып китәр иде микән? Казан Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын.
Казан – Тукай тормышының күп якларына күзен ачкан урын. Ул шушы Казанда яши, “кайный”, пешә, җитлегә. Аның фикри, әдәби өлгергәнлеге аның шигырьләрендә күренә. Казаннан башка Тукай шәхесен, Тукай шигъриятен күз алдына китереп булмый. Ул бу шәһәр тарихыннан мәңгелеккә аерылгысыз. Казан бөек Тукаебызны бүген дә үзенең куенында саклый.
Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә.
Тукай ул бит – безнең якты йолдыз
Поэзиябезнең аяз күгендә.
“Казань и Заказанье” (Перевод Р.Морана) Оригинал на татарском:”Казан вә Казан арты”. Укучы башкаруында тыңлана.
Алып баручы.
Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.
Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Шигырь бәйрәмен ГабдуллаТукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. (Габдулла Тукай сүзләренә язылган“Туган тел” җыры башкарыла).
Кулланылган әдәбият
Иң матур сүз /Төзүчесе :К.В.Закирова. – Казан: Мәгариф, 2000.
Г.Тукай. Сагыныр вакытлар.-Казан: Мәгариф, 2006.
Сабирова С.М. Җырлыйк, уйныйк, нәниләр. – Чаллы,1994.
Зарипова З.М., Гәрәева Г.Г., Гыйлаҗева Р.Г. Балачак бәйрәмнәре. – Яр Чаллы, 1994.
Г.Тукай .Шүрәле. –Казан : “Мы и наше дело” – 1997.
Интернет ресурслар.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 144 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең югары һәм беренче категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Минсафина Әнисә Габделхак кызы, Николаева Клара Алексей кызы