Баллада
Әйт әле, күбәләк…
Г. Тукай
Бу дөньяның һәрбер мәхлугына
Эндәште ул сөеп, олылап…
Әй, шатлана иде күбәләкләр,
Нәни Апуш килсә болынга.
Сөйләшәләр, серләшәләр иде,
Аңлашалар иде җан аша.
Күктә очар өчен яралганнар
Бер аңлаша икән, аңлаша.
…Болын гүя бер мәдрәсә бүген,
Гөл таҗлары – китап. Күр, әнә,
Габдулланың иңнәренә кунып,
Дәрес тыңлый барча күбәләк.
Табигать тә ләм-мим, тынып калган,
Шук җилләр дә тартмый чабудан…
Сөйли Апуш, дәшә вәкарь белән:
– Без ирекле – димәк, бертуган!
Күбәләкләр гүя шәкерт бүген,
Табигатьтә – хәйран тамаша.
Утта янар өчен яралганнар
Бер аңлаша икән, аңлаша.
…Ә бер көнне Апуш гаип булды.
Көтте аны болын, дуслары.
Алар әле белми, белми иде
Базар барын җирдә, мал барын.
Ятим калды болын, күбәләкләр,
Габдулладан көн дә хат көтте.
Саргаешты гөлләр…
Ромашкалар,
Ярын җуйган кыздай, яшь түкте.
Ә хәбәрне җилләр алып килде,
Ә хәбәрне җилләр таратты:
– Апушыбыз Шагыйрь булган ласа,
Тугры Тукай атлы!
Дустыбызның хәлен белеп кайтыйк,
Сәлам илтеп кайтыйк бергәләп.
…Клячкинның салкын тәрәзендә
Бәргәләнгән ялгыз күбәләк
Очып кунды шулчак таң нурына
Һәм эндәште Көнгә олылап:
– Саумы, Кояш!.. —
Шагыйрь җаны кабат
Хөр Ватанга кайтты, болынга.
Шагыйрь җаны кебек,
Һич картаймый,
Язлар саен һаман яшәрә.
– Тукай! – дисәк,
– Шөкер, мин татар! – дип,
И шатлана татар үзалдына!
– Татар! – дисәк әгәр,
Бер горурлык белән, һич шөбһәсез,
Тукай килә, әлбәт, күз алдына!
Табалмаса татар үз-үзенә
Сыену урыны
Һәм юаныч үксез җанына,
Сафланырга килә
Мәшһүр илһамчысы,
Бөек шагыйрь,
Пәйгамбәре – Тукай янына!
(Чыганак: "Мәдәни җомга", 22 апрель, 2011 ел)