ТАТ РУС ENG
MENU

Газинур МОРАТ. Тукай

Нинди уйга чумдың әле,
Әй, газиз кәгъбәм минем.
Менә тагын яныңа мин
Сәҗдә кылырга килдем.

Горур Тарих баш игәнне,
Кем башын имәс сиңа?!
Ил-халкының юанычы,
Күз яше димәс сиңа?!

«И туган тел, и матур тел», —
Син бит бердәнбер догам.
Шул догадан шәҗәрәмне
Аера күрмәсен Ходам.

Аера күрмәсен халкымның
Мөкатдәс моңнарыннан.
Чичән бабамнар ядкаре —
Саз, гөслә кылларыннан.

Кемгә нинди бизмән тиеш, —
Замана үзе белә.
Киләчәккә бара халкым
Синең фатихаң белән.

Комментарий язарга


*