* * *
Тукайның өстәл тартмасында Коръән белән револьвер сакланган.
Бер иңдәге ике фәрештә күк —
Бер тартмада Коръән, револьвер:
Бер үк җанны икәү сагалаган…
Мәрхәмәт бир берүк, иман бир!
Револьверга кагылмаган шагыйрь…
Тик әле да тора яңгырап:
Дошманына төбәп аткан сүзе
Кургаштан да булган саллырак.
Өметләре өзелеп калган чакта
Ничә тапкыр кискен уй керде;
Тартма почмагында ятты шәүлә
Бөгәрләнгән елан шикелле.
Кара еллар буган сулышыңны
Коръән генә ничек сакласын —
«Ходаң» үзе килеп тартса синең
Язмышыңның кара чакмасын?!
Бер үк җанны икәү сагалаган:
Йә сынасы син, йә чыдасы;
Кара нокта куясыдыр берсе,
Икенчесе — ясин чыгасы.
Баш бирмәде шагыйрь берсенә дә,
Кагылырга хәтта чирканды:
Китеп барды бер тартмага ябып
Револьверы белән Коръәнне…