Татарстан!
Республикам минем
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,
Авылларың ямьле — барчасы!
Киң Иделең, мәгърур Чулпаннарың
Чал тарихың белән шанлы син;
Тукай, Сәйдәш, Илһамнарың белән
Минтимерең белән данлы син!
Кремльнең ахак диварлары
Кыйтгаларга сибә нурларын.
Евразия Казан белән баглый
Киләчәккә дуслык юлларын.
Тырыш халкың бердәм булып тарта
Чорлар йөген — тормыш арбасын.
Шуңа бүген дөнья мәйданында
Ныклы адым белән барасың.
Татарстан!
Сабантуйлар иле!
Халкың чиккән сөлге кулыңда.
Көрәшләрдә җиңеп даннар ал син,
Гөлләр үссен барыр юлыңда.
Татарстан!
Нинди горур исем!
Яңгырый ул матур җыр кебек!
Халкыбызга дәрт һәм дәрман биреп,
Яшә мәңге шаулап, гөр килеп!
Татарстан!
Нинди матур исем
Йөрәкләргә язып ятларга!
Тик уяу бул, халкым, илкәеңне
Күз карасы кебек сакларга!
(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).