(Тукайга тәкълит)
И туган җир, газиз җир син,
Әткәм-әнкәм торган җир.
Бу дөньяга аваз салып,
Кендек каным тамган җир.
И туган җир, изге җир син,
Җанга иман иңгән җир.
Анам сөте белән бергә
Туган телем туган җир.
И туган җир, фасылларың
Маңгайга сыр сызган җир.
Йөрәгемә сүрелмәслек
Утлы хисләр салган җир.
И туган җир, урман-болын,
Тугайларың кочкан җир.
Китмә дисәң дә калдырып,
Канатланып очкан җир.
И туган җир! Сөюләрем,
Көюләрем туган җир!
Яшьләремнең иң татлысы,
Иң ачысы тамган җир!
1997
(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).