***
Тукайга һәйкәл
Куйган көн иде:—
Хәтерләрмендер
Мәңгегә сине…
Гөлнең яшьлектәй
Сафларын җыйдык,
Даһи каршына
Барасы идек.
Ефәк күлмәктә
Ислемай исе
Сөйләде миңа
Синдәге хисне:
«…Икәүләп барсак,
Күршеләр күрер,
Безнең исемнәр
Телләргә керер.
Хушбуй исе дә
Чәчәк исе бит,
Шуны син миннән
Сәлам итеп илт…»
Кидем дә киттем.
Мәйданга килдем,
Синең күк нәфис
Чәчкәне бирдем.
Чәчкәне биреп
Әйттем эчемнән:
«Зәйтүнәң кебек
Гүзәл сеңелдән!..»
Елмайды сыман
Һәйкәл йөзе дә:
«Миннән дә сәлам
Тапшыр үзенә!..»
Хәтерләрмендер
Мәңге мин сине…
Тукайга һәйкәл
Куйган көн иде…
1958
(Чыганак: Хәсән Туфан. Гүзәл гамь: Моңарчы басылмаган шигырьләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 303 б.)