ТАТ РУС ENG

Ибраһим ЙОСЫПОВ, каракалпак шагыйре Тукайга

Язлар килде. Килде, димәк, шигърияткә дә чират.
Чык, и дустым, кабреңнән син, шигъри учагың көйрәт.

Соклансын кояш, сөенсен татарның Тукаена,
Китик без Казан арты йә Кырлай тугаена.
Анда тумасам да беләм, ул җир һаман исемдә,
Йөдәтте шүрәлеләрең байтак кереп төшемә.

Анда әле, әкият сөйләп, каеннар гүләшәдер,
Яфраклар үзгә шаулашып, җилләр үзгә исәдер.

Анда әле көчле, аһәңле, хуш авазың бар синең,
Аз чиртелеп, иртә өзелгән моңлы сазың бар синең.

Гүзәл татар музасының туган җире — бу якка,
Сазың тавышын ишетеп, халыклар агылмакта.

Йөгерек каләм ияләре изге күреп җырыңны,
Күзенә сөрмә итәр баскан туфрак-җиреңне.

Янә дә анда кодрәтле лираңа гыйшкын түгеп,
«Чиртсен» дип тырмашып яткан тезмәчеләр аз түгел.

Ә сиңа мең-мең рәхмәтләр, Тукай булганың өчен,
Кара нан ашап, шагыйрь исемен аклаганың өчен.

Туган ил, туган телеңнең аһ-зарларын җырладың,
Биш шигырь көйгә салып, күкрәгеңә ун ормадың.

Төрки дөнья шигъриятен яңартып алга әйдәдең,
Шигъри ике материкны тоташтырып бәйләдең.

Байрон, Лермонтов Шәрыкка танылды синең аша,
Сәгъди, Хафизлар белән хәзрәте Пушкин сөйләшә.

Казан өстендә кояш нурлар чәчә, тор, бер күрен,
Мин алып килдем сиңа ерак даланың бер гөлен.

Яз яме — сандугачларның сайраган чакларында,
Йөрикче, сәфәр кылыйк шул Кырлай якларына.

Бал кортлары кәрәзләргә күбрәк бал китерсен,
Начар шагыйрьләрне шүрәле кытыклап үтерсен…

Нәләт әйтеп син яшәгән заманның җәберенә,
Әгәр син терелер булсаң, ятар идем кабереңә.

 

Марс Шабаев  тәрҗемәсе.


Комментарий язарга


*