* * *
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга юк?!
Г. Тукай
Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә
без дә олыгаябыз.
Нишләтәсең, дөнья белән бергә
без дә болганабыз.
Аладыр шул, ала яңгыр, җилләр —
җете төс тә уңа.
Ничек кенә төренсә дә кеше,
җанга тузан куна.
Кешенеке кебек бар минем дә
чорым, җирем, анам.
Тик барыбер, керсезме дип җаным,
мин Тукайга барам.