Укыйм малайларны,
Укыйм агайларны —
Заман шигыре,
Заман фикере!
Көнләшәм дә сыман,
Тиргәшәм дә сыман —
Көн-төн укыймын,
Арып, туктыймын.
Кыйнала вөҗданым,
Мунча эзли җаным,
Эзли Тукайдан —
Тукайга кайтам!
Тупырдашып торган пар атларда,
Йә булмаса елгыр тулпарда
Тып-тып басып түгел,
Биштәр асып,
Тукай моңы кергән йортларга.
Ул моң Кушлавычтан башланган да
Өчилегә күчкән, Кырлайга;
Инешләргә иңгән, урманнарга,
Томан булып сарган тугайга.
Тугайларда тайлар — байларныкы…
Тай саклаучы ялчы малайлар
Тулган айга карап моңайганда
Тукай моңы белән моңайган.
Тубалдагы орлык соңгы өмет
Булган чакта авыл картына,
Тургай булалмаган Тукай моңы —
Ул җил булган тәрәз артында.
Ул моң «ач үлемнең куркусыннан»
Ил елаган өчен елаган…
Тукай моңы — халык моңы шулай
Иңрәп торган авыр елларда.
Ул моң сыкраулардан, аһ-зарлардан
Халык ярсуына әверелгән;
Илне Октябрьга китерүче
Ленин йөрәгенә бәрелгән.
Бөек Тукай, моңы-җыры булып,
Туган теле булып халыкның,
Революция давыллары аша
Күкрәп барыр өчен калыктың.
Ирек алган илдә мөмкинмени
Онытылырга, тынып калырга:
Язган сиңа, Тукай, заман белән,
Шатлык җыры,
Тормыш гимны булып,
Гасырларны кичеп барырга.