…ике мендәр эшләтеп алдым…
Г. Тукай
Көзге җилләр. Салкын. Кар да боз…
Мендәр ике, ләкин баш ялгыз;
ике түгел, булсын ун мендәр, —
җылы бүлешергә кемең бар?
Көне, ярый, уза ничек тә,
төннәр озын, шыксыз, өшетә;
җанга җылы бөреп тормагач,
арык төнгә суык тиз үтә.
Ә мендәрләр йомшак, сүз дә юк,
күпереп лә тора йон-мамык;
Апуш кайтып үзе эшләтте,
икәү булсын… бер пар… дип әйтте.
Төпченмәде җиңги, төшенде,
тик шаяртты көлеп: — һәй, наян,
әйтмәсөң дә серең чишелде,
өч кирәгер менә бераздан…
…Мендәр ике, йөрәк бер ялгыз,
кайда соң син, бармы, хәләл кыз?
Шагыйрь мендәренә ятарлык
җиһанда кем — садә, гөнаһсыз?
Хыянәтне, керне, ялганны
күтәралмас горур пакь җаны,
Тукай йөрәгенә ятарлык кем —
Мәхәббәт, Намус — кайсыгыз?
Көтте шагыйрь —
сөенеч килмәде,
китте шагыйрь —
апрель көннәре…
Мендәр мәшәкате юк инде,
баш астында җире —
мендәре.