Казанда — яз.
Иделдә боз ага.
Күзәтәбез ярдан елганы.
Искә төшә боздай актарылып,
Шаулап аккан яшьлек еллары.
…Без нибары унсигездә идек,
Өчпочмаклы хатлар язганда,
Окоплардан туры кайтып кердек
Университетлы Казанга.
Актовыйда, соңгы дәрес беткәч,
Берәү тартты мине җиңемнән.
Борылуга күрәм:
Бер яшь егет —
Таяк тоткан, соры шинельдән.
Тик кем дип тә белмим эндәшергә,
Икебез дә авыз ерабыз.
Ильич белем алган якты залда
Дулкынланып басып торабыз.
Икебез дә чыра кебек чандыр,
Икебез дә буйга кечкенә.
— Мин Нуруллин булам.
— Мин — Хөсәен.
Танышуга, телләр чишелә.
Шау-гөр килеп, университеттан
Чыгып киттек иркен урамга.
Ә урамда юкә малайлары
Сары яфрак сипкән юлларга.
Уйный җилдә, бии, бөтерелә
Җиз тәңкәләр — көзнең бирнәсе…
Ә яшьлекнең, җитез җилне җиңеп,
Җирән аттай килә җиләсе!
Җил каера шинель чабуларын,
Җил үрмәли җиңнәр эченә…
Көзге җилләр кырыс вакытларны,
Окопларны искә төшерә…
Казанда — яз.
Җылы кояш карый.
Җил чаба гел гайрәт-дәрт чәчеп…
Искә алып яшьлек иртәләрен,
Без йөрибез ярда гәпләшеп.
Син шинельле Ибрай түгел хәзер.
Профессор син, фәннәр докторы.
Холкың шул ук: уй һәм фикереңне
Ярып саласың гел туп-туры.
Фән мәйданы, дисең, күпер түгел
Җиңел генә үтеп китәргә.
Максатыңа җиттем дигәндә дә
Тап буласың күпме киртәгә.
Давылларын кышның узгач кына,
Күңелләрдә туа балкып яз!..
Адым кыю, колач киң булса да,
Гыйлем җитми һаман, вакыт аз.
Фән дөньясы олы.
Ә бит тормыш юлы
Башланды тар, дымлы окопта…
Шинельсез дә без солдатлар, дисең,
Кирәк төштә, кирәк вакытта.
Без, Ибраһим, озак йөрдек ярда,
Су буйларын урап, тугайны.
Бик тәфсилләп сөйләдең син, рәхмәт,
Чын Тукайны, туры Тукайны.
Туйганчы бер чөкердәштек бүген,
Көн үтмәде, димәк, заяга.
Тиктормас җил маңгаема төшкән
Соңгы чәчләр белән шаяра…
Ә боз һаман актарылып ага,
Тарткалаша дулкын җил белән…
Иделләрдә аккан ак бозларны
Озатабыз бөтен ил белән.
Ватанда — яз!..
Мәхмүт ХӨСӘЕН Казанда яз
(Тукайчы галим Ибраһим Нуруллинга багышлана)
1982