ТАТ РУС ENG

МИНҺАҖ Даһи Тукайны искә алу

Һәр милләтнең була йолдызлары,
Һәр милләтнең була зурлары,
Һәр милләтнең була халкын сөйгән
Каһарманнары, батыр уллары.

Тукай да бит безнең якты йолдыз,
Тукай да бит безнең улыбыз.
Караңгыда якты нурын чәчкән
Абдулла да безнең зурыбыз.

Караңгылык баскан Идел буе
Тукай килгәч куәт-көч алды.
Тукай безгә якты маяк булды,
Тукай бит ул безгә юл салды.

Сукырларны син бит күз иттең,
Наданнарны керттең ак юлга.
Синең Сак-Сокларны, Кара Әхмәтләрне
Мин йөртәмен һаман кулымда.

Күз алдыма килә пар ат белән
Казан каласына килгәнең.
«Болгар» номерында матур итеп
Милли көйне җырлап йөргәнең.

Печән базарын да искә алам,
Искә алам Болак буйларын.
Бертуктамый сине уйлап йөрим,
Синдә генә бөтен уйларым.

Шүрәлең дә һаман бертуктамый
Күз алдымнан китми әйләнә.
Су анасы йөгерә әйләнәмдә,
«Бир тарагым» диеп бәйләнә.

Кырлай авылын да төштә күрәм,
Сак-Сокларың белән маташам.
Төннәремдә һаман бертуктамый
Карәхмәт белән саташам.

Окопларда туплар шартлаганда,
Синең җырларыңны ятладым.
Кабан буйларын да бик күп уздым,
Тик үзеңне генә тапмадым.

Авыр минутларда синең җырың
Юлдаш булды минем юлымда,
Һаман саклап килдем җырларыңны,
Бүген дә әле менә кулымда.

Алар миңа авыр минутларда
Көч бирделәр, саклап калдылар.
Көрәш кырларында, алгы сафта
Минем белән бергә бардылар.

Ялгыз калган кыен чакларымда
Синең белән бергә йөри идем.
Синнән илһам алып, гайрәтләнеп,
Авырлыкны сизми, белми идем.

Синең җырың белән коралланып,
Җырлап үттем бик күп илләрне:
Азия, Африка, Аурупаны —
Белмим тагы күпме җирләрне.

Син теләдең
Якты көннәр, таңнар атуын.
Теләмәдең мескен милләтеңнең
Пәрдә корып йоклап ятуын.

Армый-талмый, һаман җиң сызганып,
Алга таба армый атладың.
Бөтен гомерең үтте халкың өчен,
Башкалардай йоклап ятмадың.

Син җырладың безгә матур итеп
Халкыбызның матур җырларын.
Мактап илебезнең урманнарын,
Сахраларын, болын-кырларын.

(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).


 

Комментарий язарга


*