Дүрт йөз ел мүкәләп йөргән
Милләтем китте тәпи…
Бер бала дәшә: әтием!
Әтием, әти, әти…
Нәкъ бүген менә Тукайҗан
Дөньяга килгән айда,
Яңа бистә зиратыннан
Кайтабыз трамвайда.
Минем дә дәшәсем килә:
Әтием!
Әти-әти!
Милләтем минем артымнан
Китәчәк тәпи-тәпи…
Ә нигә язарга кирәк,
Мин шуңа ышанмасам?
Гәүдәңнең саны нык кирәк,
Булмаса башыңа сан.
Инде илаһи шигырьгә
Иман китерми кара:
Үзе дә
актарыла ул,
Безләрне актара да.
…Җиттек без Шамил йортына…
Трамвай туктый, әнә.
Уйларым чыгарга теләп
Жанымда бәргәләнә.
Төшәбез.
Арттан ишетәм,
Ишетәм: әти, әти!
Татарча… димәк, Казанда
Милләтем китте тәпи.
1992, 26 апрель
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)