Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре…
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!
Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә…
Үзгәрелә…
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Киңлекләрдә язгы аваз —
Чыр-чу килә кошлар иле,
Чеңләп тора аһәңнәре:
Тукай көне!
Тукай көне!
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне —
Безнең бәйрәм!