ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тукайдан хатлар (Поэмадан өзек)


Исе китеп ята күле Кабан

«Алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — дип …лыгырдадылар. Миңа, һәрва¬кыт милләт фикере белән рухла¬нып, илһамланып торган шагыйрь¬гә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәк¬ләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора…»

15 ноябрь, 1911 сәнә.

Казаннан авылга Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хаттан.

 

t
tt
ttt

tt

t

ttt

tttУйланырга Казан җан атмаган,
tttХалкым диеп үлеп җан атканны
tttБез заман да әле яратмаган —
tttКабатлаган Тукай үз-үзенә,
tttБара-бара кат-кат кабатлаган:
ttt«Мин әле кая барам?»
ttt«Мин әле кая барам?»
ttt

ttt

ttt…Үз-үзенә беркем бирми сорау,
tttХөр акылга тоташ төшкән кырау,
tttКүгәрүдән касмакланып беткән
tttИске богау кыскан —
tttРухи богау.
ttt

ttt

tttИсереге дә шул, аегы да,
tttКазаны да шул ук, Җаегы да —
tttБаер өчен җанын фида кылыр,
tttҖае гына чыксын,
tttҖае гына…
ttt

ttt

tttӘстерханы да шул, Орынбур да,
tttҖибәрүдән куркып эшне зурга —
tttГомер кичерәләр тын гына! —
tttЧиртеп, имеш, кяфер борнына.
ttt

ttt

tttБелә алар хәлен бәндәнең дә,
tttАлла түгеллеген алланың да,
tttМилләтенең кайда калганын да,
tttВаксынулар, изелүләр аша
tttТукайларның кая барганын да
tttБелә алар…
tttСин зур шагыйрь,
tttСин зур кеше, диләр…
tttКая инде безнең ише, диләр…
tttСимерәләр дин вә милләт өчен.
ttt…Синең туңу,
tttСинең күшегүләр
tttАлар өчен бүген шундый кирәк —
tttКемдә тулы күңел,
tttКемдә кесә…
ttt

ttt

tttӘ ил җылый көзге җилгә кушылып,
tttҖилләр исә җанны кисә-кисә.
ttt…Ә ил җылый… Кемнең кайгысы бар
tttБу зур илнең кайгы-зарларында?
tttТик дөньясы тыныч булып аның,
tttМаллар тулы булсын амбарында.
ttt

ttt

ttt…Ә ил җылый… Кемнең кайгысы бар
tttМоңнар белән аккан күз яшендә?
tttҺәркайсының үз кайгысы кайгы,
tttВакыты юк илгә эндәшергә.
ttt

ttt

ttt…Ә ил җылый… Аның җылавыннан
tttБезнең өчен нәрсә үзгәрә, дип,
tttШамакайлар җырлый-җырлый бии,
tttҮз җырыңны синең йөзгә бәреп…
ttt

ttt

tttБаш өстендә чорның кара кулы,
tttДөнья тулы аның кара колы,
tttКүрсәт бармак белән төртеп кенә,
tttЯрылачак
tttЭче кара тулы.
ttt

ttt

tttЮкка гына шагыйрь
tttИшмиләрнең
tttИсләренә моны төшермәгән…
tttЧор үзенең кара колларына
tttКагылганны буган,
tttКичермәгән…
tttМоны белгән шагыйрь.
ttt

ttt

tttЕгерме җиде ел гомер яшәп,
tttШагыйрь һәммәсенә өлгерәчәк…
tttКара чорның кара кулы шунда
tttБугазына аның үреләчәк.
tttШагыйрь биек,
tttЧорның кулы җитми —
tttКүкрәгенә барып тыгылачак.
ttt

ttt

tttЕгылачак шагыйрь,
tttМәңгелеккә —
tttХалык йөрәгенә егылачак!
ttt

ttt

tttӘле еллар кара сөлек сыман
tttСуырганда соңгы саулыгыңны,
tttСава Тукай, соң кәррәсен сава
tttҮзеңнән соң илгә калыр моңның.
ttt

ttt

tttБара Тукай, хәрәкәттә һаман,
tttИсе китеп ята күле Кабан…
tttКабатлаган кат-кат үз-үзенә,
tttҺәркем кабатлар дип кабатлаган:
ttt«Мин әле кая барам?»
ttt«Мин әле кая барам?»
ttt

ttt


Комментарий язарга


*