Еллар күк авыр булсаң да,
Толлар күк сабыр икәнсең;
Туган халкым имән булса,
Син аңа тамыр икәнсең.
Йөрәгемдә саклап кайткан идем,
Казанга, дип, кайткач сөйләрмен:
Уралдагы урманнарда, Тукай,
Тындырмады синең «Шүрәле»ң.
Якын яшәгәндә тоймыйсың шул,
Ерак киткәч — тирән тоясың;
Туган яктан искән җилләргә дә
Тәрәзәңне ачып куясың.
Тик саф җилләр килә, тузаннары
Сөзелеп кала бугай арада…
«Шүрәле»ңә тиңдәш җырлар гына
Халкың белән бергә тарала.
Көчсез җырлар юлда арып кала,
Мин сөендем, Тукай, шуңарга…
Шигъриятне тирән тояр өчен
Кирәк бугай юлга чыгарга.
Халкың булган ерак почмакларда
Йөргән һәрбер балаң тойгандыр, —
Туган телең булган ждрдә, Тукай,
Синсез яшәп булмый торгандыр.
Йөрәгемдә саклап калган идем,
Туган көнендә, дип, сөйләрмен:
Уралдагы урманнарда, Тукай,
Яши икән синең «Шүрәле»ң.
1967
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)