Нихәл, Тукай?
Җанда нинди гамьнәр?
Таш сыныңны сыгып аумыйсыңмы?
Җан җылысы эзләп сиңа килдем,-
Эшләр кая бара, аңлыйсыңмы?
Дөнья кызу!
Җан әрнүдән тора.
Таш булсаң да, елый алмыйсың?
Ташлар булып ташлар ыңгыраша,-
Дөнья кара бара, аңлыйсыңмы?
Анда ташлар,
Монда ташлар ава.
Коллык богауларын таныйсыңмы?
Җан кадәрле җанны кол итәргә
Инквизиция бара, аңлыйсыңмы?
Анда таулар,
Монда олуг Идел
Аягүрә баскан, тоясыңмы?
Салым түләгәч тик яктыртырга
Фәрман чыгарылган кояшыңа.
Агач төбе,
Ат аунаган төге,-
Барысына да салым салынган бит!
Милләттән җан, мөлкәте һәм аңы,
Җирнең мае сыгып алынган бит.
Нихәл, Тукай?
Монда шундый хәлләр.
Таш сыныңа килдем җылы эзләп,
Җаннарда таш, таштай ауйный башлар,
Киселәләр алар йөзләп-йөзләп!
(Чыганак: Ватаным Татарстан, 1997, 27 апрель).