Мин Сезгә шундый теләкләр телимен:
Язарга теләгән барлык шигырь юлларыгыз
Үзләреннән үзләре язылсыннар —
Яңгырасын җиһанга җырларыгыз…
Тик изгелектән яралсын ул җырлар,
Пакьлектән: иманыгыз — уйларыгыз…
Иң караңгы вакытыгызда да ташламаса иде
Туганнан алып, Сезне саклап килгән моңнарыгыз!
Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен:
Сүрәдәй яңгыраса иде шигырь юлларыгыз,
Изге дин белән сугарыгыз!
Кыскартсын юлны иң ерак хыялга —
Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз,
Күкләргә тоташып «уй куллары»гыз
Шуннан нур белән кайтсын, дим, җырларыгыз!
Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә —
Уйларыгыз
Чишә алсын чиксез мәңгелекнең серен…
Догада кала татарның бер кызы —
Шагыйремә шундый биеклек телимен!
— Амин! — димен…
Зәйтүнәдер — чын мөселман атым минем…
(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).