Кышкы көндә, февраль буранында,
Килдем тагын Тукай урамына.
Ишелеп кар ява юлларыма:
Мәңге кояш — Тукай урамында —
Шагыйрь урамында.
Ыгы-зыгы трамвай юлларында,
Тормыш тавышы — завод җырларында,
Басып торам шулар уртасында.
Кушыла уй җилгә, буранына…
Шатлык туа Тукай урамында.
Булдым илнең күп урыннарында,
Кавказ, Себерләрдә, Уралымда.
Күп илләрдә булдым — уйларымда.
Булдым мин Бөекләр урамында…
Ләкин һаман кире кайттым монда,
Кайттым һаман Тукай урамына.
Юлларымда
Яңгыр була, җил, бураннар була,
Һаман киләм, йөрим һаман монда;
Җырлар да күп монда, бакый моң да…
Шул урамнан күрим сине, дөнья!
Булыйм мәңге Тукай урамында —
Халык урамында!