Китмибез без, безгә анда…
Г. Тукай
«Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте…
Ләкин китте ләйсән яңгырга.
Күк гөлдерәү булып күңелләрдә
«Китмибез»е калды яңгырап.
Советларны Казан диварына
терәгәч тә китереп фетнә көз,
Вахитовлар каны ташка сеңде —
ташка сеңде катгый «Китмибез!»
Йөрәкләрдән окопларга күчте,
дошман белән килде йөзгә-йөз.
Газинурлар батырлыгы булып
яңгырады кабат: «Китмибез!»
«Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте.
Ләкин китте ләйсән яңгырга…
Күк күкрәү булып күңелләрдә
«Китмибез»е тора яңгырап.
«Азат Европа»лар күңелләрне
аздырмакчы була. Безнең сүз —
корал тотып алган чикләрдән дә,
йөрәк яулап алган үрләрдән дә
бер адым да артка чикмибез.
Һич кирәкми безгә башка һава,
башка нигез безгә — чит нигез.
Кызыл байраклардан китмибез без,
яшел аланнардан китмибез.
Ил тамыры белән без тип-тигез,
сөт чишмәсе белән без игез —
сөт тамыры корган халык китә,
без яшибез әле, китмибез!
«Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте…
Ләкин китте ләйсән яңгырга,
Һәр күңелдә мең мәгънәле булып
«Китмибез»е яши яңгырап.