Бастым, Шагыйрь, җылы эзләреңә,
Куып җиткәч гомер баешы;
Ишетелә микән Итилләргә
Типкәләнгән йөрәк тавышы?
Музейларда күреп бабамнарның
Җаны качкан сука-урагын,
Телләремә терим күз яшеннән
Саркымаган тере туфрагын.
И уйландым каплаганда Җирне
Гасыр кичләренең томаны,-
Томаннарда күп томана туды,
Их, Тукайлар гына тумады…
Әллә хак сүз өзгеч заманнарда
Эскерт төбендәге энәме?
Бәндәләре әллә хөр хәятның
Ертык шәүләләре генәме?
Тукай бәгыр!
«Баягылар баягыча» түгел,
Уфаларны килеп күр әле! —
Татарымның кычытмаган телен
Кашып ята күпме шүрәле.
Рим Идиятуллин
(1940) – Башкортстанда (Уфада) яшәүче татар шагыйре; «Хәерле иртә», «Хәерле көн», «Хәерле кич» исемле китаплар авторы.
(1940) – Башкортстанда (Уфада) яшәүче татар шагыйре; «Хәерле иртә», «Хәерле көн», «Хәерле кич» исемле китаплар авторы.
(Чыганак: Казан утлары, 2010, №2).