Ышаныйкмы, ышанмыйкмы,
Ни дип әйтик бу эшкә?
Бу дөньяда гомер түгел,
Кабатланмый бит төш тә.
Була икән бер-беренә
Охшаш булган гомерләр.
Ике шагыйрь — ике илдә
Таныш, туган түгелләр.
Керсез вөҗдан, гали җан —
Язам алар хакында.
Тукай туган Кырлайда,
Исикава — Японда.
Апрельдә туганнар,
Фәкыйрь, ялан булганнар.
Егерме җиде яшьтә
Бу дөньяны куйганнар.
Тусалар да авылда,
Кан-яшь йотып давылда,
«Кан түкмик», — дип чаң сукканнар
Урыс-япон явында.
Бер «Хөррият» хакында
Тукай яза хатында:
«Тигез булды законда
Татар, урыс, япон да».
Иҗатлары бик якын,
Җыймаганнар мал-алтын.
Тургеневны яратканнар,
Чехов, Толстой иҗатын.
Күтәргәннәр үз телен,
Өйсез, җирсез калып та.
Калдырганнар моңлы җырлар
Ил тамыры — халыкта.
Шигъриятне сөйгәннәр:
«Җир моңы ул», — дигәннәр.
Икмәк кебек кадерен һәм
Бөеклеген белгәннәр.
Бөекләрне җуйганга
Ерак ара узылган.
Татар-япон илләрендә
Куллар кулга сузылган.
Япон зурлый Тукайны,
Апрель ае — яз ае.
Исикава Токубоку —
Бездә япон Тукае.
Аралашыйк — аң өчен,
Аралашыйк — мал өчен.
Халыкара шигъри учак
Балкып янсын дан өчен!
(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)