“Шигырь” дигән җәүһәр эзләүчеләр,
Тукай катламына төшегез.
Шул бит безнең, ярты юлга җитеп,
Тәмамланмый калган эшебез.
Йә, син дә төш, мөтәшагыйрь, шунда –
Тукай, бәлки, талант өләшер;
Тукай данына коенып яшәүчегә,
Исемен атап, бәлки, эндәшер?!
Ерак икән Тукай катламына –
Кәйләләргә каты бу катлам!
Айлар-еллар тоташ чапканда да
Җитеп булмый, гомер – бер саплам!
Җитми икән көчегез, бау ишегез –
Комнан, йоннан, ялган моңнардан…
Кеше киткәч кенә, бушбугазлар
Мәдхияләр язып шомарган…
Тирән катламнардан, шахтер сыман,
Кем хаклыкны өскә чыгарган?
Янып төшкән тыгыз катламнарга,
Туры калып гаярь җисеменә,
Туры барган, туры ярган Тукай,
“Туры” булып калган исеме дә.
Без дә төшик Тукай катламына,
(Үземә дә дәшәм бу чакта.)
Шигырь уты кемгә – гел учакта,
Ә кемгәдер – җылы кочакта.
Төшегез сез Тукай катламына,
Намус катламына төшегез,
Дөрләтегез сүнгән шигъри утны,
Гаделлекнең кулын чишегез!
Яшь варислар, сезнең киләчәк бу –
Остазлардан олы әманәт:
Җитегез сез Тукай катламына,
Җаннарыбыз калсын канәгать!
Шигырь үрүчеләр! Җиргә бөек
Пәйгамбәрне биргән бу айда
Күп шаулыйбыз бугай, әллә азмы?
Бирик мәллә сүзне Тукайга?!