Гасырлардан күчеп гасырларга,
Яши, Тукай, олуг иҗатың.
Яулаганда милләт киләчәкне,
Һич югалмас илдә чын атың.
Яшәгәнсең татар мохитенең
Чын әдәбе булып, әхлагы.
Халык бәгыренә үтеп кергән
Мондый затлар кайда бар тагы?
Әйтер сүзең үлчәп сөйләгәнсең,
Зур хаклыгын тоеп уеңның;
Эш беткәч, ярый уйнарга, дип,
Җибәрмичә ямен уенның.
Һәр сабыйга ачык аңлаткансың
Милләт турындагы сүзеңне.
Татарның ул бер Пушкины, дип,
Бөтен җиһан зурлый үзеңне.
Сәгадәтле төнге сәгатьләрдә
Язгансыңдыр якты гамь белән.
Әсәрләрең синең туры сүзле –
Үрелмәгән коры гәп белән.
"Туган тел"ең, "Пар ат"…Һәммәсе дә
Дәверләрне үтеп саклана,
Буыннарның яши күңелендә,
Изге дога кебек ятлана.
Гаделлекне өстен итәр өчен,
Бәргәләнеп, янып күңелең,
"Без китмибез", диеп, сизеп язган
Сәясәтнең дөрес түгелен.
Син яшисең һаман, без – татарның
Чын әдәбе булып, әхлагы.
Мәйдан тулып, улын зурлый халык,
Ак калфакның иллә ак чагы!..
(Чыганак: "Мәдәни җомга", 22 апрель, 2011 ел).