Бөеклеген аңлап, чит милләтләр
Аңа һәйкәл куйган заманда,
Тукаеңны бар дип тә белмәгән
Кавем үсеп ята Казанда.
“Бар, диярсез, алар берән-сәрән,
Бөтенләй үк әле юк түгел…”
Берән-сәрәннәрне барлап кына
Тынычлана алмас шул күңел.
Фәхешлекне яхшы белә алар,
Тукаеңны белмәсәләр дә…
Кая барып чыгар икән татар
Ышанып шул берән-сәрәнгә.
Урам себеркесе белән себереп алып,
Чүплеккә чыгарып атарлык…
Ышаналмыйм якты киләчәккә,
Шул кавемгә калса татарлык?!
Берән-сәрәннәрне барлап кына,
Күңел тынгы тапмый һаман да…
Җитәрбезме “Мин татармын!” диеп,
Горурланып яшәр заманга.