Ишеттем мин читтә «Туган тел»не,
Халкым, нинди моңлы көең бар…
Тукаемны йотылып тыңлаганда,
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм.
Әсәрләнәм сабый бала кебек,
Ир булсам да яшем тыялмыйм!..
Сентябрь, 1960
(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)