Илдар Юзвевка*
Халкым, син моңнан яралган,
Җырда телең ачылган —
Язмышың булып тезелгән
Шагыйрьләр һәм гасырлар.
Халкым, син моңнан яралган,
Җырда рухың чагылган —
Канатларың күтәрелгән
Кол Гали кочагыннан.
Халкым, син моңнан яралган,
Җырында кайнар каның —
Һәр яңа чорда яктырып
Балкый Тукайлар даны.
Халкым, син моңнан яралган,
Җырыңда йөз аклыгы —
Җәлилләрнең, Туфаннарның
Батырлыгы, сафлыгы.
Халкым, син моңнан яралган,
Җырың гел яңарасы —
Бездән киләчәккә үтеп,
Мәңгелеккә барасы!
Гыйнвар, 1983
*Шагыйрьнең 50 яшьлеге уңаеннан уздырылган кичәдә укылды.
(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)