tttСоңгы сулышта, tttҮләр алдыннан, tttШагыйрь васыять tttӘйтеп калдырган: ttt ttt– Әсәрләремнән tttКилер акчага tttТәрбияләгез tttБер ятим бала… ttt tttУл чак бу теләк tttҮтәлми кала, tttАчтан үлгәндер tttЯрдәмсез бала… ttt tttҖуйдыртмады җыр tttУл васыятьне, tttТормышка ашты tttШагыйрь нияте; ttt tttШигърият дигән tttГүзәл дөньяда tttҮстерә Тукай tttМеңләгән бала! ttt |
Февраль, 1967
(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)