Троицк шәһәре Уй елгасы буенда,
Тукай анда 1912 елда булган.
Тукай анда 1912 елда булган.
Буын арты tttБуыннарны tttТанып килә, tttУй елгасы tttГасырлардан tttАгып килә. ttt tttКемнәр аңа tttКерә алган tttБары тездән, tttКемнәр аның tttЧоңгылларын tttИңләп йөзгән. ttt tttУйга чумып tttТукай үтә tttШушы ярдан. tttҮләренә tttАның бер ел tttГомер калган… ttt tttТыныч кына tttАга бирә tttУй елгасы. tttҮтә шагыйрь — tttУе моңсу, tttУе ачы. ttt tttУй елгасы, tttУй елгасы tttКүңелендә. tttЗаманыңнан tttКачып шунда tttКүмелергә?.. ttt tttЮк, шагыйрьнең tttЯлгыз гаме tttБулмый, булмый — tttХалкын уйлый, tttИлен уйлый, tttТелен уйлый… ttt tttҮтә шагыйрь, tttУй елгасы tttБуйлап үтә; tttӘйтми калган tttКүп уйларын tttУйлап үтә. ttt ttt.. .Үләренә tttАның бары tttБер ел калган. tttУй елгасы tttКебек чиксез tttГомер алда! ttt |
Гыйнвар, 1971
(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)