Кушлавыч дигән авылда Тукай туа
Сабый чактук әтисе үлеп ятим калган.
Әнкәсе Сосна авылына кияүгә бара,
Шәрифә әби Габдулланы асырап ала.
Өченче яшь булган чакта Габдуллага
Әнкәсе үз янына дип чакырып ала.
Шатлыклы көн Габдуллада бик аз була, –
Ел дигәндә әнкәсез дә, ятим кала.
Мескен сабый, Сосна дигән авылдан
Бабасы торган авылга озаталар.
Ул авыл кечкенә булган, Өчиле дигән.
Бабасында ул җиденче тамак булган,
Үги әби Габдулланы яратмаган,
Ачтан туңып еласа да юатмаган.
Авыллардан теләнеп кайтып ашатса да,
Үги әби гаиләсенә ул сыймаган.
Үги әби Габдулланы эткән-төрткән,
Өйдән-өйгә кисәк сорарга өйрәткән.
Чәчәк белән зәгифләнеп авырганда;
Үлсәң бер тамак кимер иде — дип әйткән.
Үги әби бабасына киңәш биргән;
Габдулланы ямщик белән озатыйк, — дигән
Ямщик аны Казан шәһәренә илтеп,
Печән базарында асрауга биргән.
Габдулланың яңа әтисе — Мөхәммәтвәли,
Ә Газизә — Габдуллага яңа әни.
Тик ике ел Габдулла рәхәт яши,
Әти-әни аллы-артлы авыра башлый.
Бездән дә ятим калмасын дип алар,
Габдулланы бабасына кире озаталар.
Баба белән үги әби уйлашалар;
Инде кая җибәрик, – диешәләр.
Кырлай исемле авылдан Сәгъди дигән
Алып киткән Габдулланы үз өенә.
Яңа әтисе Габдулланы жәлләгәнгә,
Уйнарга да кушкан аңа үз көенә.
Дүрт ел торгач, Габдуллага тула ун яшь,
Укыган да, эшләгән дә тамак туйгач.
Әтисе дә, әнисе дә канәгатьләнгән.
Габдулланың тәртипле булганын күргәч.
Бер көннәрдә Уральск шәһәреннән
Аны эзләп мосафир Бәдретдин килгән.
Габдулланы ничә еллар үз апасы,
Эзләп, менә сездә таптык, инде дигән.
Әти-әни Бәдретдинне тиргәгәннәр,
Кайда булган ул бай апасы, дигәннәр.
Ә Бәдретдин замананың законнарын белгән,
Закон белән Габдулланы алып киткән.
Әти-әни Габдулланы озатып калган,
Ат чанага Габдулла да утырып алган.
Үз апасы шатлык белән каршы алган,
Тукай шулай тук тормышта торып калган.
1995 ел, апрель
(Чыганак: С.Дасаева. Җан авазы. – Әстерхан. – 2000).