ttt
ttt«Күп тә үтмәстән, утым ялт-йолт итә һәм селкенә,
ttt«Гөлт!» итеп актык нурын бер күрсәтә, аннан сүнә…»*
ttt
ttt
tttТөбенәчә янган шәмдәл…
tttСорыйсың күк:
ttt«Бу — кайдан?»
tttТукайдан ул, Тукайдан…
ttt
ttt
tttБеләсеңме:
tttтеләсә кем
tttкабызалмый бу шәмне.
tttӘ син ут ал,
tttнур көлтәсе
tttчөеп чыксын түшәмне!
ttt
ttt
ttt«И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
tttСин сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!»
ttt
ttt«…бетте көч, сынды кылыч…»
ttt
tttМөкатдәс саз…
tttБәгыреңә
tttбәйлә өзек кыл очын.
tttСынган, димә —
tttкулыңа ал
tttфидаи җан кылычын!
ttt
ttt
ttt«Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы…»
ttt
ttt
ttt…Төш аралаш, кулың сузып,
tttсорыйсың күк:
ttt«Бу — кайдан?»
tttХөрлек сөйгән күңел кошы —
tttТукайдан ул, Тукайдан!..
ttt
ttt
tttҮз җаныңа кабул итеп
tttалырсыңмы бу кошны?
ttt
ttt
tttТукай үлемсезлеген син
tttозайтырга бурычлы!
ttt
ttt |