Апрель ахыры. Кырлай. Шагыйрь туе.
Тәхетендә Тукай утыра.
Арысландай затлар арасында
күрәсеңме, тәкъсир, Ул тора.
Менә Давыт, Салих, әнә Исхак *…
Санап китсәң, барсы пәйгамбәр.
Ходабызның мондый
Хадимнәрен кайчан әле бергә җыйган бар!
Җыелмаган халык җеназага —
китте шигырь, җыр-моң, уеннар…
Шаярткандай итте шаһ-шагыйрьләр:
«Тукай кырыенда… урын бар…»
Туең бара, Тукай, уен кара:
биючеләр читек кыздыра.
Чү!
Кыенсынмый утырт көрсиеңә —
Зәйтүнәдәй анда… кыз тора…
(* Шагыйрьләр Д. Көгелтинов, С. Баттал, И. Машбаш.)
(Чыганак: Мансуров З. Күңел сәфәре: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 223 б.)