Җан асрау, диләр…
Димәк, дөньяда бар
Асрамага калган җаннар да…
— Асрамага бала бирәм! –
…Шул чордагы
Бу татарны ничек аңларга?
Уйлап баксаң,
ничек исән соң без? —
Гомер ышанычлы, юк ваем! –
Асрамага калган татар җанын
Асрамага алды… Тукае!
Әгәр безне Тукай якламаса,
Таянырга ул да булмаса,
«Татар» сүзе бер сүгенү сүзе
Булып кала иде ләбаса!
Яуга ул калкансыз барып керде
Һәм —
кылычка кылыч һаман да –
Бәхетсез дә, тәхетсез дә килеш
Без адашып калган заманда.
Утызга да җитә алмаган бер
Үсмердән гел дога көтәбез.
Җирне дер селкеткән
зур халыкның
Үги улы түгел микән без?
Гомере — күз ачып йомган ара…
Ялгыз очкан саксыз бер мәләк!
Юк, мондыйлар үлә алмый, үлми…
Мондыйлар бит була гел һәлак!
Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне
Җуеп барган сәер хәлләрдә:
— Асрамага халык бирәм! — диеп,
Тукай рухы иңсә әгәр дә?!
Язмыш микән, әллә каргыш микән
Безнең бу татарга үч итә? –
Тукайларны нишләп үлем көтсен?
Андыйларны һәлакәт көтә!
…Кот алынып, өнсез калмабызмы
Үзебезне беркөн танып без?
Тукай кадәр Тукайны да хәтта
Һәлак иткән сәер халык без…
27.04.2003
(Чыганак: Зөлфәт. Ходай сулышы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 383 б.)