Ил өстендә айкала җил
Тыннарны буып.
Боз да боз тәрәзәләрдә —
Тукайга суык.
Нинди язмыш булды соң бу?
Юл кая бара?
Каралып ява карлары,
Бураннар кара…
Кечерәя шәмнең уты…
Кем тора артта?
Шәм өстендә кара шәүлә
Зурая, арта.
Әкрен генә төшә түшәм…
Дөнья нинди тар!
Кайда ул канат җилпенеп
Очкан минутлар!
Кайда ул ялтыр яшендәй
Чатнаган чаклар?
Кайда шөлдерләр чыңлатып
Чапкан пар атлар?..
…Куш йодрык өстәл өстендә.
Шул куш йодрыкка
Ияген куйган да Тукай,
Текәлгән утка.
Ил өстендә айкала җил.
Суык. Төн кара.
Зурая шәүлә. Карала.
Шәм сүнеп бара…
Әкрен генә ишек ача
Мәңгелек салкын.
Мин сине күпме җылыттым! —
Кайда син, халкым?