Ишек ачылуга, идән буйлап ак пар сузылды һәм, йомгакланып китеп, бөтен өйне тутырды. Пальтосын җилкәсенә салып төренгән Тукай ашыгып ишекне япты да:
— Ник Гыйлемҗан сабакта юк, — дип сорады.
Ундүрт-унбиш яшьлек ябык кына, юка гына кыз, идән юган җиреннән тураеп, итәген тарткалап алгач, оялып кына шагыйрьгә карады:
— Авырта…
— Нәрсә булды? Кызның күзе яшьләнде.
— Бәкегә төшкән… Аңа соң күпме кирәк… Тукай, юган идәндә эз калдырмас өчен, эре-эре атлап үтте дә үз бүлмәсенә керде.
Зур өйгә тоташтырып салынган кечкенә өй иде бу. Бөтен җиһазы — буялмаган гади өстәл белән агач карават. Бар җирдә китап һәм язылып ташланган кәгазь. Тукай пальтосын кадакка элде дә караватка чалкан сузылып ятты.
…Моннан бер ай чамасы элек, авыруы көчәеп киткәч, Габдулла Өчиледәге агасы Кәшфелкәбир муллага кайтырга булды. Дус-ишләренә бу турыда ләм-мим бер сүз әйтмәгәнгә, аның авылга китүен белми калдылар. Хәер, парадныйга килеп туктаган чанага чыгып утырырга җыенганда гына, берсе килен керде. Эшне аңлагач, ул бот чабып куйды, әйтмәгәнгә битәрләп алды. Аннары шагыйрьнең аягындагы штиблетка күзе төште.
— Габдулла әфәнде, киез итексез чыга күрмәгез,— диде.— Тышта зәмһәрир суыгы.
Номер хезмәтчесе Гайнетдинне кибеткә җибәрделәр. Озак та үтми, кызыл төрткеләр һәм бормалы сызыклар белән елкылдап торган чуар киез итек кайтты.
— Бүтән төрлесе юк иде, — диде Гайнетдин.
Авылда Габдулланы ачык йөз белән каршы алдылар. Нарат өйнең коры һавасы, алдан өзелмәгән җылы сөт, үрдәк шулпасы, шәфкатьле җиңгәсенең өзгәләнеп торуы үзенекен эшләде: ике атнадан соң шагыйрь, хәйран тазарып, күп укый, күп яза башлады. Болай да ихлас күңелдән кычкырып көләргә ярата торган Кәшфелкәбир Тукай янына кереп утырса, бетте генә — туктаусыз ха-ха-ха да хи-ха-ха. Хатынының: «Ни дип шулчаклы көлештегез?» — дигән соравына каршы Кәшфелкәбир:
— Габдулла бит, авызына шайтан төкергән нәмәстә, эчне катырды,— дип кенә җавап бирә иде.
Озын буйлы, таза гәүдәле, мөлаем түгәрәк йөзле җиңгәсе Рабигадан Габдулла бераз тартына иде. Хәзрәт өенә килеп-китеп абыстайга булышып йөри торган Гайникамал белән исә ул бик тиз дуслашып алды. Нечкә күңелле оялчан бу кыз — коточкыч фәкыйрьлектә яши торган семьяда иң олысы. Атасы үлгәндә, алар җиде бала өелешеп калганнар. Аналары да хәзер бер көн эшли, ике көн урында ята икән.
Тукай ал арның бөтен семья тормышын, эне һәм сеңелләренең исемнәрен, гадәт-холыкларын белеп алды. Гыйлемҗан дигәне аеруча әйбәт икән. Тере, шук, укуга япьтәш.
Габдулла еш кына ишек алдындагы кечкенә тәбәнәк мәдрәсәгә кереп утыргалый башлады. Кара мыегын бөтереп куйган алсу яңаклы көяз Закир хәлфә, ул керсә, чын-чыннан имтихан корып җибәрә иде. Мәдрәсә бусагасын атлау белән, Тукай шәкертләрнең бу хәлфәне яратмавын сизеп алды. Бүтәнчә була да алмый: Закир хәлфә үзен бу кечкенә фәкыйрь авылга хаталанып кына эләккән дип исәпли, укыту, гыйлем бирү кая! — балаларны «хәшәпләр» (утын агачы), «дуңгызлар» дип сүгә, юк кына гаеп өчен дә уңлы-суллы яңаклый икән. Берәр бай авылның зур мәдрәсәсендә мөдәррис булып тормавына, әйтерсең лә, алар гаепле.
Шулай беркөнне, Тукай кереп утыргач, Закир хәлфә шәкертләргә мәсьәлә чишәргә бирде. Габдулла алдан ук белеп тора: эшнең нәтиҗәсен сорауны хәлфә ярыйсы гына укып бара торган шәкертләрдән башлаячак та Гыйлемҗан белән очлап куячак. Әнә Гыйлемҗан, табаннарын ялтыратып, тезләнеп утырган, кечкенә гәүдәсенә бик ук ятышмый торган зур башын ия төшеп, хәлфәгә текәлгән. Мәсьәләне, әлбәттә, чишеп өлгерде инде, хәзер шаяра башлаячак. Берәр иптәшенең китабын тартып алыр, икенчесенең табанын кытыклар. Аягы да тик тормас. Әмма бүген алай булмады, үзе башлау түгел, шаярырга теләүчеләрне дә тыеп утырды.
Мәсьәләне чишәргә бирелгән вакытның инде узганлыгын белдереп, Закир хәлфә тамак кырып куйды да, никтер гадәттәге тәртипне бозып, Гыйлемҗанга дәште:
— Яле, син!
Малай тиз генә Тукайга күз төшереп алды, аннары, зур башын күтәрә төшеп, ике стенаның түшәм белән тоташкан почмагына текәлде дә яңгыравыклы тавыш белән тезеп китте:
Әүвәл алдым тавык тиресе, бәһасе булды ике тиен, аннары алдым әтәч тиресе, бәһасе…
— Тукта, хәшәп!
Кызарып бүртенгән хәлфә малайга таба ташланган иде, Тукайның монда утырганлыгын абайлап, туктап калды.
— Әчелек чистартырга! Ишеттеңме?
Габдулла тиз генә чыгып китте. Чөнки тамагына килеп тыгылган көлүне тыярлык хәле калмаган иде.
…Хәлфәгә каршы беренче булып баш күтәргән әнә шул Гыйлемҗан сызланып ята. Бәлки ул, тарихта мәңге җуелмаслык исем калдырыр өчен дөньяга килеп тә, шушы ятуыннан инде тора алмас… Халык арасыннан чыккан азмы талант ияләре, кырау куырган чәчкә кебек, җимеш бирә алмый һәлак булалар.
Тукай сискәнеп куйды һәм, урыныннан күтәрелә төшеп, стенага төеп алды. Гайникамал, ишектән башын сузып:
— Нәрсә кирәк, Габдулла абзый? — диде.
— Бик авыр ятамы?
— Кем? Ә-ә-ә, Гыйлемҗан… Яткырырсың аны! Торды инде. — Сабакка барам ди.
— Килгәч, минем янга тотып керт әле үзен.
— Ярар, Габдулла абзый.
Ике көннән соң Тукай, иртәнге чәйне эчеп, эшкә керешергә торганда, ишек төбендә кемнәрнеңдер пышылдап бәхәсләшкәне ишетелде. Аннары, ишек кинәт ачылып, кемдер Гыйлемҗанны шактый көч белән бүлмәгә этеп кертте. Малай, кире ташланып, чыгып сызмакчы булды, әмма ишек тыштан терәтелгән иде.
— Каптыңмы, Гыйлемҗан? — диде Тукай. Малай дәшмәде, башын иеп, ни буласын көтә башлады. Күрәсең, ул Тукай абыйсы мәсьәлә чишкәндәге шуклыгы өчен кыздырырга чакырган дип уйлый иде.
Өс-башына карарлык түгел. Элә-танагы калмаган чикмәнен ялгаулы мунчала белән буып куйган, башында — чүбеге чыгып беткән мескен бүрек, яланаяклары күгәрчен тәпие кебек кызарган.
Малайның ни сәбәпле бу өйгә керергә теләмәвен чамалагач, Тукай аны кытыклап алырга теләде:
— Тавыкның тиресен тунаганны кайда күргәнең бар, мелла Гыйлемҗан, ә?
— Шәкертнең дә бит тиресен тунамыйлар.
— Соң?
— Ник хәлфә безгә тирегезне тунармын дип әйтә?
Тукай түзмәде, көлеп җибәрде. Гыйлемҗан, сәерсенеп, каш астыннан гына аңа карады да сак кына елмаеп куйды. Шагыйрьнең күзе тагын малайның аягына төште.
— Яланаяк килдең мәллә син?
— Әйе…
— Башсыз! Тагын авырыйсың киләме?
— Авырды ди! Бәкегә төштем ич мин ул чакта.
— Синең аягың бер дә өшемимени соң?
— Өшеде ди! Чәпәли генә ул әнә көл ташый.
— Нинди көл? Нәрсәгә?
— Кайнар көл инде. Калай савытка салып. Аягы өши башлагач, көлне җиргә бушатып, җылыта да тагын чаба. Аларның өе мәдрәсәгә якынрак әле. Безнеке ерак булса да, мин көл алмыйм.
Ул бүреген арткарак шудырды да җиңгән кыяфәт белән шагыйрьгә карады. Бу вакыт Тукайның йөзе җитдиләнеп, күзләре кызыл тәпиләргә төбәлгән.
— Гайникамал! — дип кычкырды ул кинәт. Ишек ачылды.
— Нәрсә, Габдулла абзый?
— Минем киез итекне китер әле.
— Хәзер.
Кыз шундук чуар киез итәкләрне тотып керде.
— Кая бармакчы буласың, Габдулла абзый?
— Гыйлемҗан белән тау шуарга. Таракан санап ятыйк мәллә?
Гыйлемҗан бу вакыт исе китеп, сокланып киез итеккә текәлгән иде.
— Ошыймы? — дип сорады Тукай.
— Ошамас сиңа! Янараллар гына киядер моны.
— Янараллардан артса, без дә киябез, — диде шагыйрь, җитдилек сакларга тырышып. Аннары итекләрне баскалап, кыскадан карады да: — Гыйлемҗан, син бу аяк базларын ки дә йомшатып кайт әле, — диде.
Малай ялт итеп Тукайга карады: шаяртмыймы, янәсе.
— Ки, ки. Минем аякка каты.
Гыйлемҗан артык кыстатып тормады, аякларын чуар киез итекләргә батырып куйды. Малайның чамасыз канәгатьләнү чыккан йөзенә, гаять мәзәк кыяфәтенә карап торган Тукай, көлеп җибәрүдән көчкә тыелып:
— Менә! Генералдан кай төшең ким? — диде.— Буй кирәк тә мондый мыек… Бар инде, йомшарт. Апаңнан чолгау сорап ал.
Гыйлемҗан киез итекне өстерәбрәк атлап чыгып китте. Шагыйрь, беравык ишекле-түрле йөреп алгач, тәрәзә янына килеп басты.
Урам тып-тын, буп-буш. Иренеп кенә ябалак кар ява. Томанга өртелгән күк йөзеннән кояш якты тап булып кына күренә. Менә үрәчәле чанага аякларын аерып баскан бер агай атын чаптырып үтте. Аңа терт-терт итеп йөгерүче кечкенә йонлач эт ияргән иде. Әнә бер хатын, сулы чиләкләрнең авырлыгыннан гәүдәсен матур сыгылдырып, тау астыннан менеп килә.
Бераздан Гыйлемҗан күренде. Чуар киез итекләргә карый-карый ничектер җайсыз гына атлый. Аннары, сынын турайтып, эре кыяфәт белән йөреп китмәкче була, әмма, тагын онытылып, аягына карый башлый. Ул да булмады, кайдандыр бер төркем малай килеп чыкты һәм чуар киез итек хуҗасын сырып алды. Кайберләре чүгәләп итекне капшарга итәләр, Гыйлемҗан исә аларның кулын аягы белән этеп-этеп җибәрә. Менә ул кулларын бутый-бутый нидер сөйли башлады. Билгеле инде, Тукай аның сүзләрен ишетә алмады. Ә ишетсә, көләр өчен бу аңа озакка җитәр иде.
Менә ни дип башлады Гыйлемҗан:
— Беләсезме, бу итекне Казан каласындагы мона-мондый мыеклы иң дәү янаралга падиша үзе җибәргән.
Шу-ул. Янарал итекне киеп карый — кечкенә. Беләсезме, янаралларның аягы каба тактасы чаклы була бит. Шуннан соң янарал ялчыларына әйткән: «Бу калада миннән соң икенче дәү кеше Габдулла Тукай, — дигән. — Илтеп бирегез аңа итекне», — дигән. Сузма кулыңны! Тула оек дип белдеңме әллә син аны? Ярар. Тукай абый әллә бик исе китте дип беләсезме? «Нигә миңа кешедән калганны кияргә, җибәрсен падиша үземә», — дигән. Чамай! Итек белән эчеңә типкәнне көтәсең мәллә? Ярар. Шуннан Тукай абый уйлап-уйлап торган да: «Падиша кайчан җибәрә әле, минем Өчилегә кайтасы бар, киеп торыйм хәзергә»,— дигән. Беләсезме, бу киез итекне… ул миңа бирде бит. Үзенә падиша барыбер җибәрә ич…
Малайлар ах иттеләр. Алар өчен бүген Өчиледә Гыйлемҗаннан да зур кеше юк иде. Аның өстендәге сәләмәләр дә, ихтимал, генерал иңендәге бишмәт булып күренә башлагандыр…
…Кичен, күз бәйләнгән вакытларда, бите кызарып янган Гыйлемҗан Тукай янына килеп керде дә итекне сала башлады. Бу эшне бик үк теләп башкармаганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Шагыйрь бозланып каткан сыңар киез итекне кулына алып, иртә беләнге төсле, баскалап, сындыргалап карады да:
— Булмаган бу, Гыйлемҗан, — диде, — бер дә йомшата алмагансың. Тырыш инде, юкса киярлек түгел. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды: чуар киез итек йомшап җитмәгән иде әле. Аннары Гыйлемҗан итекне тапшыру өчен килүен сирәгәйтте. Ник дисәң, янараллар гына кия торган итекне йомшату ай-яй озакка бара икән: каты да каты.
Ай ярым вакыт үтте, Гыйлемҗан чуар киез итекне йомшата калды, ә Тукай яз хәбәрен ирештереп балкыган бер көнне Казанга кайтып китте.
(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).