ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Фабрикант һәм шагыйрь (Хикәя)

Аванс сорау өчен нәширләрнең кайсына мөрәҗәгать итү мәгъкульрәк булыр икән дип уйланып йөргәндә, Сембер ягы фабриканты Әхсән Байчуриннан хат һәм йөз сумга чек кәгазе килеп төште. «Хөрмәтле вә гыйззәтле Габдулла әфәнде хәзрәтләре» дип башланган бу хатта Әхсән бай, үз гаиләсеннән, энеләре Габделхәй һәм Юнысларның «һәрбарчасыннан сәлам күндергәннән» соң, фабрика һәм өй хәлләренә күчә. Кайсыдыр явызы Полканны атып үтергән икән. Фабрикада тәртипсезлек булып алган. Өй музеендагы «Сәлим кылычы»н үткерләргә биргәч, китеп кайтарганнар. Каюм хәлфәдә тентү булып, Тукаев турында да сораштырганнар. Әхсән бай исә приставны сылап-сыйпап җибәргән. Флигельдә янгын чыккан, һәм кара песи көеп шәрә калган.
Аннары Әхсән Байчурин милләткә иттеге хезмәте тагын да зуррак колач алсын өчен, мөхтәрәм шагыйрьне яңа бер газета яисә журнал чыгарырга димли. Эшне башлап җибәрергә дип, әлеге чекны юллый һәм булачак чыгымнарын күтәрергә вәгъдә итә.
Иң ахырда, сүз уңаеннан гына язып үткәндәй итеп, Муса Бигиевтан ризасызлыгын белдерә. Бу кеше «Рәхмәте илаһия» исемле яңа китабында мөселман булмаган кешеләрнең дә оҗмахка керәчәген корьәнгә нигезләнеп исбат итәргә азаплана икән. Ислам тәгәрмәченә таяк тыгарга маташучы бу миссионерның арт сабагын укытмый һич ярамый. Моңа, янәсе, Тукайдан да лаеграк кеше юк.
Хатны укып чыккач, Габдулла уйга калды.
Моннан ике ел элек шушы Әхсән бай Тукайны кунакка чакырып хат язган иде. Дус-ишләре бик кыстагач, Фатих Әмирхан да бару ягын куәтләгәч, күңеле бик үк тартмаса   да, Габдулла  тәвәккәлләргә булды.
Әлбәттә, кунак итүнең кимеп куймадылар, йөрәк кагып йөри торган атлар җигелгән ике тройка белән станциядән алып киттеләр, тәрәзәсе алма бакчасына карый торган зур якты бүлмәгә урнаштырдылар, хезмәтенә бер «малай» һәм горничный кыз билгеләделәр. Көн дә мәҗлес, көн дә кәеф-сафа… Үзе әйтмешли, «кара корсак» шагыйрьгә болар ят булса да, хөрриятен чикләсә дә, түзәргә мөмкин иде. Әмма аның намусына аеруча тукынган нәрсә Әхсән байның кыланышлары булды.
Бу вакыт, йөрәк авыруыннандырмы, Әхсән бай үз көче белән пролеткага да менә алмаслык дәрәҗәдә симергән иде. Фабрикадан читләшә төшеп, андагы эшләрне күбрәк энеләре өстенә сала башлаган иде. Вакыт күп, эш юк, нишләсен, бакча рәшәткәсе янына куелган диванны иңләп утыра да вак-төяк мәзәкләр белән көнен уздыра. Я ул ике әтәч сугышканны бик ләззәтләнеп күзәтә, яисә дворнигына эт тотып керергә куша һәм шуны үзенең бер көтү этеннән талаттыра. Тагын бер гадәте — балалар белән булашу. Я ул ал арны сугыштыра яки ата-ана мөнәсәбәтенә кагылышлы әдәпсез сораулар бирергә керешә. Билгеле, буш итми, көмештән яудыра, ара-тирә кәгазен  дә кызганмый.
Әмма Әхсән Байчуринны иске фикерле надан татар бае дип уйласак, хата булыр иде. Аның энә-җептән генә чыккан сюртуклар киеп, Мәскәү купецлары, Петербург чиновниклары белән эш йөрткән, атаклы адвокатлар белән теле-телгә йокмый сөйләшкән чаклары булган. Хәзер исә диндарлыкка бирелеп, гади «мөселман» кыяфәтендә йөрүдән ниндидер тәм таба башлаган. Кышын камалы тун һәм тезен каплап торган озын киез итек, җәйләрен чесуча камзол, каракүл бүрек, читек-кәвеш яисә  киез ката  киеп йөри.
…Кунак шагыйрь хөрмәтенә үткәрелгән беренче мәҗлес Габдулланың бүгенгедәй хәтерендә. Табын ни өчендер ашханәдә дә, залда да түгел, Байчуриннарның китапханә бүлмәсендә әзерләнгән иде. Утыз-кырык кеше сыярлык озын өстәл. Нигъмәтнең исәбе-хисабы юк. Уртада тезелеп киткән аллы-гөлле шәраплар алтын люстра яктысында елык-елык итеп торалар. Кунаклар да ни җитте түгел. Сюртук һәм костюмнар арасында укалы погон һәм җиз төймәләр дә күренә. Берсеннән-берсе уздырышып киенгән  хатын-кызларның муенса, бармак һәм колакларындагы асылташларның ялтыравы, хушбуй исе Габдулланы, таңга калдырудан бигрәк, кыса Һәм тарсыну хисе уята иде. Әхсән бай гына бу мәһабәтлекне беркадәр боза. «Минем кемлегем болай да күренә» дигәндәй, ул чалбар өстеннән төшерелгән ак күлмәктән утыра   иде.
Менә бервакыт Әхсән Байчурин, киң креслосын шыгырдатып, урыныннан күтәрелде.
—  Җәмәгать, сезне милләтебезнең сөекле яшь шагыйре Габдулла әфәнде Тукаев белән таныштырыргаһрөхсәт итегез,— диде дә бераз гына тынып торды. Шагыйрь калкыр да баш ияр дип уйлады, күрәсең. Тукай кузгалмагач, дәвам  итте:
— Габдулла әфәнде безнең түбәнчелек белән җибәргән дәгъвәбезне кабул итеп, кунак булып килде. Без аның бу илтифатына тәшәккер итеп, хәзинәдә бары белән аңа хөрмәт күрсәтергә карар кылдык.
Әхсән бай, әйтер сүзен оныткандай, тагын беразга тукталып калды. Аннары урта бармагы белән мыегын сыпырып куйды да Тукайга таба әйләнде:
—    Габдулла әфәнде! Мәдәни милләтләр үзләренең кадерле кешеләре шәрәфенә бирелгән мәҗлесләрдә әнә шул затның ярата торган шәрабы белән тост күтәрәләр.
Рәхим итеп әйтегез үз шәрабыгызны. Кайсын ачыйк?— диде дә өстәлдәге шешәләргә кул изәде.
Тукай шактый җайсыз хәлдә калды. Бердән, тәкъдим көтмәгәндә булды, икенчедән, ул бу эчемлекләрне татып карамау гына түгел, күбесенең исемен дә белми иде. Әмма аның сизгер күңеле байның сүзләрендә һәм тонында ниндидер кинә барлыгын тотып алды. һәм, зиһене ярдәмгә җитешеп, тиешле җавапны табып өлгерде:
—    Мәдәниләшеп бара торган милләтләр, Әхсән әфәнде, үлчәми-нитми тәкълит итмәскә тиешләр. Безнең халык кунакны үзе яраткан нәрсәсе белән сыйлый.
Кайсыдыр: «Браво, Габдулла әфәнде!» дип кычкырды, кул чаптылар. Тукайга тагын җайсыз булып китте, җавабының кискенлеген киметергә теләгәндәй, өстәп куйды:
—    Әгәр бик теләсәгез, шампанский ачыгыз.
Әхсән бай кул шапылдатты. Шул ук секундта официант килеп җитте. Ак перчатка кигән кулында көмеш чиләк, иңбашында ак тастымал. Менә ул фокусчы осталыгы белән боз эчендәге шешәне суырып чыгарды, сөлгесе белән тиз-тиз сөрткәләп алды һәм, бөкене шартлатып ачкач, хрусталь бокалларга күбекләндереп шампанский  коя башлады.
Мәҗлес кыза барды, шәрап башларга йөгерде, бербер артлы тостлар әйтелде, бокаллар чыңлады. Кунаклар Тукайга Казан, тормышына, милли әдәбиятка кагылышлы сораулар яудырдылар. Шагыйрь кыска һәм төгәл җаваплар  бирде.
Бервакыт Әхсән байның креслосы тагын шыгырдап куйды.
—    Гаеп итмәсәгез, Габдулла әфәнде, мин сездән Муса әфәнде Бигиев хакында бер мәсьәлә сорамакчы булам.
Тукай, «рәхим итегез» дигән мәгънә белдереп, баш какты.
—    Без бу хакта менә Каюм әфәнде белән низаглашып та алдык. Ул китап хакындагы фикерләрегезне бәян итсәгез лә, Каюм әфәнде.
Байчуриннар мәдрәсәсендә хәлфә булып торучы Каюм Кадермәтев бу вакыт салфетка кырыен бөтерә-бөтерә тын гына утыра иде. Бай аңа эндәшкәч, ул кузгалып куйды, ләкин сүзгә керешмәде.
— Ягез, тартынмагыз, барысы да үз кешеләр.
— Булмый, Әхсән әфәнде, гафу итәсез,— диде Каюм хәлфә һәм тартынып кына елмайды.—  Оста барда кулың тый ди, Тукай  барда телең тый.
Ду  купмыйча гына көлешеп алдылар.
—    Кикрик шиңде алай, Каюм әфәнде,— диде Әхсән Байчурин.— Мин сезне куәтле моназир (бәхәсче) санап йөри идем. Әлхасыйль, эш болай, Габдулла әфәнде. Муса Бигиев соңгы китабында озын көннәрдә руза тотуны мөселманнарга фарыз санамый. Каюм әфәнде моны мәгъкуль күрә, милләтебезнең саулыгын саклау ягыннан бу файдалы, Мусаны прогрессивный адәм ди. Соң монда халыкны диннән биздерү юкмы, Габдулла әфәнде? Сезнең фикерегезне ишетәсе иде.
Бәлеш мәҗлесендә ике надан мулланы сүгештерүдән ләззәт тапкан сала баена чагыштырып, бик ачы сүзләр әйтәсе килде Габдулланың. Әмма ярамый — кунак булсаң, тыйнак  бул.
—  Әхсән әфәнде,— диде ул,— дошманның гаскәре саф-саф булып өскә килгәндә, фәлсәфә белән шөгыльләнү гөнаһ түгелме?
Аннары өстәлдәге шешәләргә ишарәләде дә:
—  Әнә ул гаскәр, — диде.
Бу сүзләр мәҗлес халкының күңеленә хуш килде булса кирәк, рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр, кул чаптылар, «афәрин, Габдулла әфәнде», «браво» дигән тавышлар яңгырап китте. Әхсән байга да мәҗлестәгеләргә кушылып көлүдән һәм кул чабудан бүтән чара калмады.
Байчуриннарда кунаклап яткан көннәрдә булган та-тин бер вакыйга Габдулланың   күңеленә уелып калган һәм, искә төшкән саен, аның  йөрәген сыкратып куя иде.
Аның тарихы Тукай килгәнче үк башланган. Әхсән бай пуф-пуф килеп әлеге диванында утыра икән. Шул вакыт алма бакчасы буенда йөргән ике малайны күрә дә ишек алдына чакырып кертә. Ун-унбер яшьлек бу малайларның берсе Алюк, икенчесе Сережа исемле икән. Алюк Байчуриннар мәдрәсәсендә, Сережа чиркәү каршындагы мәктәптә укый. Дөресрәге, «курс»ны тәмам иткәннәр дип тә әйтергә була. Поселоктагы йөзләгән эшче балаларын суырып алган кебек, тиздән аларны да   фабрика йотачак.
Мондый малайларга беренче вазифа — идән себерү, күп дигәндә йон чистарту. Өч-дүрт ел мастердан башлап гади тукучы типкесендә йөргәч, аларны җеп ялгау эшенә куялар. Бераз соңрак исә тукучылык дәрәҗәсенә ирешәләр.
Фабрикада «кеше булып чыгуның», тагын бер юлы бар. Ләкин ул бик сирәк малайларга гына эләгә. Бусы механический  цехка өйрәнчек булып  керү.
Әхсән бай, малайларны чакырып китергәч, йөзенә кырыс  кыяфәт чыгарып:
—    Сез нәрсә, малай актыклары, — ди, — алмага төшәргә чамалыйсызмы?
Малайлар каргана, ант итә башлыйлар. Юк, янәсе, алар гомерләре буе андый эшкә бармаганнар, кеше әйберенә тиюне иң зур гөнаһ дип беләләр.
—    Булмады, алайса. Мин сезне егеткә санап йөрим тагын. Малай чакта бакча да басмагач, ул нигә ярый.
Малайлар  үзсенеп, кыюланып  китәләр.
— Басарсың?! — ди Алюк. — Бәдри абзый тоз белән атса!
— Ә син шома эшлә. Бәдри абзыең да, чорт та сизмәсен. Атса да бит әле ул тидермәскә мөмкин. Тидерсә инде, тоз кергәннән үлмәссең. Карале, Айфук мәле исемең?
— Алюк, бай абзый.
— Син миңа ошадың бит әле, Алюк. Механичесюийга биреп, менә дигән слесарь ясап чыгармый булмас.
Малайның колакка җиткән авызына бераз карап тора да өстәп куя:
— Булдыра алмассың  дип  куркам.
— Ник булдырмыйм, бай абзый!
— Ышанмыйм.
— Булдырам!
— Исбат кыл.
— Ничек?
— Ничекме? Болай. Шушы урыс малаен сугышта җиңсәң, механический синеке. Өстәвенә шытырдап торган бер тәңкә.
Алюкның авызы җыела, йөзеннән күләгә йөгереп уза.
— Ул миннән зур бит, бай абзый. Көрәшкәндә гел ул мине ега. Мин аны бер генә тапкыр ектым.
— Татар малае булсаң, син үзеңнән көчлене җиң.
Бераз гына уйланып торгач, малайның йөзе яктыра башлый.
— Вәгъдәме, бай абзый?
— Вәгъдә,  вәгъдә.  Башла  әйдә.
Алюк борыла да Сережаның күкрәгенә җиңелчә генә төртеп куя.
— Ты чего, Алька?
Алюк җавап биреп тормый, тегенең яңагына сугып ала.
— Ник кыйнашасың, ә? — ди дә Сережа Алюк өстенә ташлана һәм бәреп егып өстенә утыра.
— Айфук, бирешмә! Тамырларыңда Чыңгыз каны. Аяк белән тип!
Алюк мышный-мышный өскә чыга. Тагын әүмәкләшеп, тәгәрәп китәләр. Иякләренә терәп этәрешү, бугазга үрелү, бер-берсен чукыштыргалап алу башлана. Алюкның борыныннан  шарлап  кан  китә.
— Курыкма,  Чыңгыз баласы!   Канга — кан.
Алюк тәмам ярсып китә. Тырный, тешли, кая туры килсә, шунда суга. Бите канланган Сережа инде йомшый бара. Алюк аның өстенә менеп утыра да үз-үзен белештермичә төя башлый. Аста калган малай түзми:
— Җибәр! — дип кычкыра һәм елый башлый.
Башы-күзе тонган Алюк берни күрми,  белми, ишетми.
— Айфук, җитте!
Малай тыңламагач, Әхсән бай көч-хәл белән урыныннан кузгала да Алюкны Сережа өстеннән куптарып ала.
— Афәрин, егет икәнсең. Карт бабаларыңның йөзенә кызыллык китермәдең. Мә әле, тот,— ди дә Алюкка бер тәңкәлек кәгазь суза. Аннары кесәсеннән бер уч бакыр чыгарып Сережаның кулына   сала.
— Син дә молодец, Ванька. Кайгырма, туйга чаклы төзәлер.
Сережа, үксүен басарга тырышып, урыныннан кузгала да капкага таба йөгерә. Бакырлар чылтырашып коелып кала. Һәркайсы бозау чаклы бер көтү эт малай артыннан ташлана. Хуҗаның «назад!» дигән көр тавышы гына аларны туктатып кала.
Бу вакыт канга буялган бер сумлыкны тоткан Алюк үлән белән борын тирәсен сөртеп  маташа.
— Бай абзый! — ди ул. — Слесарьлыкка алырсыңмы инде?
— Вәгъдә — иман, хәзрәте Гали.  Май кап.
Әхсән бай чынлап та вәгъдәсендә торган икән.
Шулай беркөнне Габдулла Байчуринның бакчасында утыра иде, әлеге усал этләр һаулап өрә башладылар. Эт тавышлары тына төшкәндә, бер баланың ялварулы тавышы  ишетелеп  китә:
—  Бәдри абзый, Бәдри абзый…
Габдулла бүре токымыннан булган бу этләргә күнегеп җитә алмаган иде әле. Көтеп-көтеп тә дворник күренмәгәч, җиләк җыеп йөргән бер горничный кызны капка ачарга җибәрде. Башына китек кәләпүш кигән, бите, кулы, ситсы күлмәге машина маена буялып беткән бер малай керде дә, этләргә кырын карый-карый, бай өенә якынлаша  башлады.
— Монда кил, — диде Тукай, бакча калиткасын ачып. Малай керде. Тукай тагын бер кат аны баштанаяк күздән   кичергәч:
— Нишләп йөрисең син, егет, этләр куркытып? — диде.
— Бай абзый кирәк иде…
— Соң син кем буласың? Атың ничек?
— Алюк…
— Гали атлы буласың, алай.  Соң ни йомыш?
— Байда  иде  йомыш…
— Күрәм, байлар белән генә эш йөртәсең икән, мелла Гали. Безнең ише белән сөйләшеп тә торасың килми.
— Байның  киявеме   әллә  син? Тукай көлеп җибәрде.
— Охшыйммыни  кияүгә?
— Малае түгел инде. Мин аның малайларын беләм.
— Туктале, син үзең байның кече кызын  күзләргә килмәдеңме?
— И-һи-һи-ни…  Бирер ди кызын безнең  ишеләргә бай.
— Соң кемгә бирер?
— Сиңа!
— Ник миңа  бирер икән?
— Син  бай бит.
— Кайдан беләсең?
— Гаспадалар кебек киенгәнсең ич. Атаеңның фабригы бардыр  әле.
— Өстенә бастың, мелла Гали, минем атайның мең фабригы бар.
— Китсәнә,  шомартасың!
— Шомартмыйм. Мең! Һәрберсендә атай үзе эшли. Малай көлә башлады.
— Кызык  кеше  икәнсең син, абый.
— Мелла Алюк, мондый бер шигырь ишеткәнең бармы?
Безнең  Гали бигрәк тату  кәҗә белән,
Менә  кәҗә  карап тора тәрәзәдән.
— Бар. Габдулла Тукаев чыгарган аны.
— Мин менә шул Тукаевның иң якын дусты булам.
—  Китсәнә,  алдашасың.
— Ышанмасаң, үзең карган. Әйдә беседкага, мелла Гали.
Беседкага кергәч, малайның кыюлыгы кими төште. Аның нидер әйтергә теләгәне, ләкин тартынганы әллә кайдан күренеп тора иде.
— Җирләш әйдә. Аяк бит байныкы түгел. Утыр да әйт сүзеңне, эчтә калмасын.
Алюк эскәмиянең кырыена гына утырды да тавышын әкренәйтә төшеп сорау бирде:
—Тукаев байларга каршы ди, дөресме?
— Дөрес.
— Син?
— Мин дә каршы.
— Алай  булгач, ник килдең боларга?
— Җүләр балык булганга. Я, ярар, күп сүз бозау имезә. Байга йомышың нәрсә? Тукаев дустына да әйтмәгәч,  кемгә әйтерсең?
Алюк, чишелеп китеп, механическийга эләгү тарихын һәм шуннан соңгы хәлләрне сөйли башлады.
Эшкә өйрәнү кая! Баштарак слесарьларга тегесен, монысын биргәләп торырга да сирәк туры килгән. Идән себерү, локомотив мичкәсен су белән тутыру, мастер белән механикка сыра, аракы, тәмәке ташу,— менә аның төп эше. Җитмәсә, әлеге механик белән мастер, алардан күрмәкче гади эшчеләр, хәтта зуррак өйрәнчек малайлар да Алюктан йолдыз санатуны яисә колагының ныклыгын чамалап карауны үзләренең көндәлек бурычлары итеп саныйлар икән.
Әнә шул килеш ярты еллап вакыт үткәч, Алюкны ишек төбендәге верстакка куйганнар. Баш өстендә генә — электр звоногы. Алюк берәр нәрсә игәргә яисә чүкергә генә керешә — чыр-р-р-р, звонок шалтырый. Элдерт Алюк механик бүлмәсенә, чап аның йомышына. Идән себерү дә, су ташу да аның өстеннән алынмый.
Беркөнне Алюк үзләренең йозагына ачкыч ясаган да шуны игәп тора икән. Искәртмәстән механик килеп чыккан.
— Бу  нәрсә?
— Йозак.    
— Бусы?
— Ачкыч…
— Мә сиңа ачкыч! — дигән дә механик, чалт яңакка. Ике атна буе Алюкның бер колагы ишетмәгән.
— Нишләргә инде миңа, абый? — диде малай, хикәясен тәмам иткәч. — Бай абзыйга әйтсәм, пумыш бирер микән?
— Бирер… Сережаны тагын  бер кыйнасаң.
— Юк, кыйнашмыйм бүтән. Сережа минем дус.
— Алай булгач,  «пумыш»  көтмә  инде.
— Ничек итәргә соң,  абый?
— Тукта әле, Сережа синнән көчлерәк дидең түгелме?
— Көчлерәк…
—  Соң син аны ничек җиңдең?
— Механическийга  алам  диде бит.
— Слесарь буласың  килә  инде,   ә?
— Килә…
— Бик киләме?
— Бик  килә.
— Алайса җиңәргә кирәк сиңа, мелла Алюк.
— Бүтән  сугышмыйм…
— Сережа белән сугышырга кушмыйм мин сиңа. Бүләр малыгыз юк. Нужа бабай, михнәт абыстай белән сугышырга  кушам.
Алюкның аптыраулы елмаю чыккан йөзеннән Тукайның тел төбен аңламаганлыгы күренеп тора иде.
—  Син болай ит, Гали туган. Звонок шалтырасын — барма. Бугазы ертылсын — аяк та атлама. Ник бармыйсың дисәләр, әйт: мине монда эшкә өйрәнергә алдылар, эт кыркып йөрергә минем вакытым юк. Нык тор. Мин баең белән сөйләшермен, шаять, эшең җайланыр.
Кичен Габдулла Әхсән байга хәлне сөйләп бирде. Бай да ихлас күңел белән тыңлады һәм механикның «колагына  төшереп  куярга»  вәгъдә  итте.
Икенче көнне Тукай мәдрәсәдә булды. Аннары Каюм хәлфә белән поселокны карап йөрделәр, күл буена барып чыктылар. Кайтышлый, Габдулланың үтенүе буенча, берничә баракка сугылдылар. Фәкыйрьлек, тыгызлык, сасы ис — котың алыныр. Каюм хәлфә ярдәмендә, Габдулла Алюклар яши торган баракны да эзләп тапты. Ситсы чаршау белән генә бүлеп алынган «фатир»да сукыр карчыктан бүтән кеше юк иде. Керүчеләрнең кемлеге белән кызыксынып  та   тормады.
—    Эштә, — диде. — Алюк та эштә, барысы да эштә.
Байчуриниар капкасына кадәр сүзсез генә атладылар. Габдулла кинәт сорап   куйды:
— Ничәдә  поезд, Каюм әфәнде!
— Аңлыйм, Габдулла әфәнде… Әмма Байчуриннар кунакчыллыгын төбенә чаклы эчмичә китә алырсыз микән…
— Ник китмим?! Мин вольная птица, кая телим, шунда очам.
Җайсыз булачак… Бераз гына түзегез инде, Габдулла әфәнде, әмәлен табарбыз. Хәзергә хушыгыз, көтәләрдер   сезне.
Капканы ачып керүгә, Габдулла бер баланың үрсәләнеп елаганын ишетте. Караса, Әхсән бай Алюкның колагыннан эләктергән, тегесе түзә алмыйча байның юан беләгенә ике куллап ябышкан.
— Бай абзый!.. Җибә-ә-ә-р… Үтерәсең! Авырта… Бай абзый…
Габдулла  ашыгып алар янына барды.
—  Әхсән әфәнде! Бу ни эш?!
Колагы бай кулыннан ычкынуга, Алюк капкага таба ташланды. Этләр һаулап озатып калдылар.
Фабрикант та, шагыйрь дә шактый вакыт сүзсез тордылар. һәркайсы үзен җайсыз хис итә    иде.  Ниһаять, бай тынлыкны бозды:
— Васил Василичка карышкан, эттән туган нәрсә. Үзебезнең милләт баласы кеше булсын, һөнәр өйрәнсен дисең, ә ул бастовать итә.
— Милләт балаларын колакларыннан тартып үстерүегезгә афәрин, Әхсән әфәнде. Ләкин бу төп мәгънәсендә булмаса икән.
— Синең нәзакәтле мөгамәләңне аңлыймыни ул, Габдулла әфәнде! Урыска иярәләр, урыска. Бер-ике бөртек фабригы булган безнең милләттә көрәктән уза алмаган рабочийның забастовка белән шаяруы иртәрәк.
— Иртәрәкме, әллә соңмы — кем белә…
Тукай артыгын әйтеп ташлаганын сизде дә тукталып калды. Әхсән бай сүз дәшмәде, тик кунагына дикъ-катьләбрәк карый башлады. Габдулла, аркасына текәлгән бай карашын сизгән хәлдә, үз бүлмәсенә кереп китте.
Соңыннан билгеле булды: звонок шалтыраган — Алюк эшеннән аерылмаган, икенчесеннән соң да кузгалмаган. Өченче озын звонок та аны верстак яныннан алып китә алмаган. Бервакыт цехка кызарып бүртенгән  Васил  Василич — әлеге  механик  килеп  кергән дә:
— Чукракландың мәллә, эт баласы! — дип кычкырган. Алюк, әзерләп куйган гайрәт таралып беткәнче әйтеп калыйм  дигәндәй, ашыгып сөйли  башлаган:
— Мин подметал булып кермәгән. Бай үзе учеником бирде. Бармыйм. Миңа слесарь булырга кирәк. Су да ташымыйм, пивога да бармыйм. Мин слесарь булам.
— Молчать, татарская морда! — дип акырып җибәргән механик. — Тешләреңне күрсәтә башладыңмы?! Мә, алайса!
Малайны уңлы-суллы яңаклаган да, җилкәсеннән тотып ишеккә таба борган һәм артына типкән.
—    Эзең  булмасын   цехта!
…Әнә шул вакыйгалар Тукайның хәтереннән кичкәч, Әхсән Байчуриннан килгән хатның мәгънәсе дә, байның нияте дә ачыкланды. Бу кешегә, билгеле, Тукайның үзе дә, шигырьләре дә кирәкми. Яңа газета яисә журнал да аны аз кызыксындыра. Ул Муса Бигиев белән Габдулла Тукаевны матбугат битләрендә маңгайга маңгай бәрештермәкче була. Теләгенә ирешсә, таудай корсагын сыпыра-сыпыра яраннарына көлеп сөйләячәк: «Әтәчләр ничек сикерә? Сикерерсең! Акча сикертә ул».
Габдулла өстәлдә өелеп яткан газета һәм китаплар астыннан бер бит кәгазь суырып чыгарды да каләмен шык иттереп кара савытына батырды. Язып китмәкче иде, каләм кәгазь битенә шәмәхә түгәрәк ясап куйды. Шагыйрь кәгазьне йомарлап атты да икенчесен тартып чыгарды. Бу юлы да язып китү насыйп булмады: каләм сынды.
—    Гарәфи!..   Гарәфи!
Җавап булмагач, Тукай ишекне ачып, тагын кычкырды:
— Гарәфи  дим!   Кая дөмектең? Коридорда  бер  яшүсмер күренде.
— Нәрсә кирәк, Абдулла абый?
— Каләм!
— Каләм килде, һәм Тукай — тынычлана төшкән иде булса кирәк — ипләп кенә һәм тиз-тиз яза башлады.
«Мөхтәрәм  Әхсән  әфәнде!
Безгә карата зур илтифатыгыздан булган мәктүбегезне алып, Байчуриннар фамилиясенең карт имәндәй утыруына шатландыгым хәлдә, Полканның да, фабриктагы тәртипсезлекнең дә бик тиз җан тәслим кылуларына тәәссеф иттем (үкенеч белдерәм). Тагын шунысы мәгълүм булсын ки, мине гаять әсәрләндергәне кара песинең язмышы булды. Ходай иман байлыгы бирсен дә, йон үстереп, хәзрәте Гали кебөк, тычкан әһле белән сугышып яшәсен. Янә килеп, мине газета ики журнал чыгарырга үгетләгәнсез вә эш башларга дип сәрмая (тупланган акча) дә күндергәнсез. Фикеремчә, бусы ике сәүдәгәрнең бер-берсен алдар алдымнан булган тәклифат (церемония) кебек бер Мөкатдимә (кереш) генә. Шуның өчен ки, әүвәлән, Тукаев газетасы сезнең мәнфәгатькә хезмәт итмәячәк; икенче — сәрмаягез Байчурин фамилиясенә озын гомер теләп дога кылган аксак мөәзингә сәдәкага җитсә дә, газетаны күтәрерлек чыгыр була алмый.
Ишәкнең колагы бүрек эченә сыймый диләр. Сезнең максаты аслыегыз6 да, Әхсән әфәнде, ишәк колагының бер мисалы гына. Алюк белән Сережаны сугыштырган кеби, Бигиев белән Тукаевны бер-берсенә өстереп, хозур кылмакчы буласыз икән. Тактиканы гына үзгәртә төшкәнсез. Алюкка бер тәңкәне сугышып канга баткач тоттыргансыз,  миңа  исә  алдан биреп куясыз.
Бәлки, сез (Бигиев мөселман җәннәтендә каферләргә дә урын биргәч, татар белән рус эшчесе, дуслашып, фабригыгызның көлен күккә очырыр дип шөбһәләнә торгансыз? Курыкмагыз, Әхсән әфәнде. Мие түнгән татарлар әле сезнең гомергә җитәр. Юк, без Иван белән бергә бер хурны кочарга риза түгел дип, шау-шу күтәрерләр, руслар йөзенә учлап-учлап   былчырак атарлар, һаман сезгә файда! Төшенгән булсагыз, бер тәңкәләрегезне Петербургка юллагыз. Муса әфәндене чакырып сыйласагыз да зарар итмәс.
Сүземне  шунда мохтасар  кылам.
Сезгә  иман байлыгы теләп  калучы
Г. Тукаев дип беләсез».

Күзендә һәм иреннәрендә беленер-беленмәс елмаю галәмәте чыккан хәлдә, Габдулла хатны бер кат күздән кичерде дә киенә башлады.
Почта бинасы чаттан ерак түгел иде. Габдулла, хатны чек белән бергә заказной итеп салгач, урамга чыкты да тукталып калды. Кемгә барырга? Галләметдин — шома балык. Кире какмас, әлбәттә. Әмма ул акча урынына язу тоттыра. Шул язуны күтәреп, контор-щигына йөз суыңны түгеп бару әҗәл белән бер. Наширләр арасында иң бае саналган Шәрифулла саранның сараны. Өстәвенә, үзенең байлыгына масаеп, намусыңа тукына. Фабрикант Байчурин кебегрәк…. Иң яхшысы — Габдрахман. Сумасы зур түгел түгелен, әмма аңардан буып алырга була.  Киттек Габдрахманга!

1964.

 (Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


Комментарий язарга


*