ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Ирек тәме (Хикәя)

 

1912 елның язында Тукай, кымыз эчеп хәл алу нияте белән, Уфа якларына барып чыкты. Кымызга әле иртәрәк иде. Нишләргә, ни белән юанырга дип аптырабрак торганда, кыш көне үк Петербургтан килгән чакыру хаты исенә төште. Озын-озак уйлап тормастан, поездга утырды да  пайтәхеткә  юнәлде.
Остазы Пушкинның аяк эзләрен саклаучы каланың линейка куеп сызылгандай төз һәм шау-шулы урамнарына кереп киткән шагыйрьнең күңелендә кузгалган кичерешләрне сөйләп торырга хаҗәт юк. Таң калдырырлык гүзәл сарайлар, челтәрле күперләр, адым саен һәйкәл…
Әмма моннан соңгы берничә көн Габдулланы «ник килдем?» хәленә төшерде. Туктаусыз җил, вак яңгыр. Кояш, мәңге чыкмаска ант иткәндәй, тоташ соры болытлар  артына  кереп качкан.
Габдулла килеп төшкән өй ишек алды түренә, күп катлы йортлар арасына кереп сыенган. Ул урнашкан бүлмәнең тәрәзәләре биек кирпеч диварлардан бүтән нәрсәне күрсәтми. Квартира хуҗасы — танылган дин галиме (мәшәкатьле чагы туры килде булса кирәк) иртә китә, кич кайта. Кунак белән гәпләшү түгел, хәл белергә дә вакыт таба алмый. Шәһәр белән, андагы татар интеллигенциясе белән таныштыруны һаман иртәгегә калдыра.
Күрешергә килүче юк та юк…    Белмиләрдер. Белсәләр бар. Алайга китсә, аны күреп (белмәгән кешеләр дә кашыктан ашаган Хәбир бар ич монда. Исәнлек-саулык сорашудан узмасалар да, тагын кайбер таныш-белеш-ләр !бар. Алайга китсә, аны күреп белмәгән кешеләр дә килеп хәл белүне үзләренә   вазифа   санарлар иде. Халатчы ‘ агасына кунакка килгән    шәкерт түгел ләбаса ул. Мөгаен, хуҗа  кеше Тукайның килү хәбәрен әйтергә онытадыр. Бәлки — бусы инде    килешә торган эш түгел — яшьләрне мәсләк 2 дошманы санап, .кунагын яшереп   асрыйдыр…
Нишләмәк кирәк, галимнең    калын-калын китапларын актаргалап, тәмәке тартып, ара-тирә йөткергәләп, өшеп-туңып караватта ятарга туры килә. Менә үзең теләп  алган  коллык,  менә таш капчык.
Стенада читлек асылынып тора. Ике песнәк ара-тирә чыр-чу килеп алалар. Габдулла әнә шул песнәкләрне күзәтергә ярата  иде.
—    Зарланасыз? Кысанмы? һава җитмиме? — ди иде. — Беләм, кырларны, яшел урманны сагынасыздыр.
Тышта суык, җаннарым. Ачы җил. Түзегез, сезнең әле
юаныч  бар:  сез  икәү…
Бу песнәкләрне хуҗаның улы Хәсәнгә дворник малае бүләк итепме, сатыпмы биргән. Малай кошларга җим салырга кергәч, Габдулла аның белән танышып алды. Кем белән булса да сөйләшергә, эч бушатырга кирәк ич. Хәсән исә бөтенләй ияләшеп китте. Анасының кисәтеп торуына карамастан, көненә өч-дүрт тапкыр кереп утыра торган  булды.
—    Мелла Хәсән,— диде аңа беркөнне Габдулла,— ишетәсеңме песнәк нәрсә ди?
— Ә нәрсә?
— Синең турыда  әйтә.
— Алдашмагыз әле. Теле бармыни аның?
— Бар шул, мелла Хәсән. Кошларның телен аңлый белергә кирәк.
— Сез  беләсезме?
— Беләм  шул.
— Алайса, әйтегез.
— Әйтмим,  үзең аңла.
— Әйтегез  инде,   Габдулла әфәнде.
— Кошлар синең турыда яхшы сөйләмиләр, мелла Хәсән.
— Нәрсә сөйлиләр?
— Үскәч төрмә сакчысы булыр ул, диләр.
— Ник төрмә  сакчысы?
— Соң  тимер читлектә  тоткач.
— Мин  аларны   ашатам,   эчерәм…
— Тоткынны да ашаталар… Ач читлегеңне, Хәсән. Сиңа изге дога укып, урманга кайтсыннар, хөррияттә бәхетле яшәсеннәр.
Хәсән чак кына тынып торды да, еламсыраган тавыш  белән:
— Җибәрәсем   килми,   Габдулла  әфәнде,— диде.
Кичен малай тагын керде. Керде дә, урындыкка басып,  читлекне  ала  башлады.
— Нишләтәсең  аны? — дип  сорады   Габдулла.
— Энәм әйтә, залга эл, ди. Габдулла әфәндене борчыйсың, ди.
– Эһеммм…  Шулаймыни…
Билгеле инде, ана кеше Тукайда үпкә авыруы дип уйлый,  улы өчен  борчыла.
Икенче көнне зал ягында ниндидер ыгы-зыгы купты, Хәсәннең илереп елаганы ишетелде. Аны юатырга тырышалар иде. Әмма теләкләренә ирешә алмыйлар булса кирәк — Хәсән үчегүле тавыш белән кычкырып җибәрде:
—    Асып үтерәм  мин  аны!
Соңыннан билгеле булды: читлек ишеге ничектер ачык калган да, кара мәче бер песнәген тотып ашаган икән. Шушы юк кына вакыйга Габдулланы да тетрәтте. Кадерсез кунагы — бизгәк килде, аспиринга ябышырга кирәк  булды.
Тиздән Тукай «таш капчык»тан котылды. Хәбир килеп чыкты, Кәрим, Шакир… Габдулла самовар китертте. Сөйләшеп сүз бетмәде, уен-көлке булды, Казанны сагыныштылар. Аннары Петербургны күрсәтергә алып чыгып киттеләр. Ул көнне Габдулла мөгътәбәр затның өендә соңгы кичен кунды. Иртәгесен иптәшләре аны Казанский собор артындагы әйбәт кенә меблиротзанный бүлмәләрнең берсенә илтеп урнаштырдылар. Мәрмәр баскычтан күтәрелеп, яшел келәм җәелгән коридорның аргы башындагы зур якты бүлмәгә барып кергәч, Тукай  кычкырып  ук  җибәрде:
— Кая  инде кәкре койрыкларга Башны җитү!
«Печән базары»  исемле поэмасындагы бу сүзләрне ул кәефе килгән чакларда еш кына кабатлый иде. Кәеф килмәслек түгел: бүлмә чиста, матур, җылы, тыныч. Рәхәтләнде генә Габдулла. Теләгән чагында ята, теләгән чагында тора. Үзе теләгәнчә сөйләшә. Теләгәнчә авырырга мөмкин… Хөррият! Килеп хәл белүчеләрнең, шагыйрьгә күңеллелек, ямь, шатлык китерергә теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Габдулла хәтта ялгызлыкны сагына  башлаган иде инде.
Менә тиздән җыелып килерләр. Уен-көлке булыр, Шакирның шалтырап чыга торган шат көлүе яңгырап торыр. Каршыдагы ресторанга кереп тамак туйдырырлар да, кичәге сөйләшү буенча, Пушкинны тирбәтеп үстергән лицейны карап йөрерләр. Көн саен килә торган «кунак» та, бәхеткә каршы, соңгарып тора. Бәлки әле бөтенләй килмәс… Бу арада аспирин белән бик каты арт  сабагын  укытты  шул.
Кемдер акрын гына ишек шакыды. Юк, бу Хәбирләр түгел. Аларның шакуы икенче төрлерәк. Кайвакыт исә  шакып  мәшәкатьләнмиләр  дә.
—    Рәхим   итегез.
Петербургтагы татар мәдрәсәләренең берсендә мөгаллим булып торучы Мәхмүт хәлфә килеп керде.
– Саумысыз, Габдулла әфәнде? Кәефегез ничек?
– Петербургта кәеф начар булырга ярамый. Ташаяк ярминкәсенә килгән сала малаеныкы кебек. Узыгыз, утырыгыз,  Мәхмүт әфәнде.
—   Зарар юк, Габдулла әфәнде. Борчуым өчен гафу итә күрегез. Сезгә бер үтенеч белән килгән идем.
—   Тартынмагыз,  Мәхмүт әфәнде.
—   Мәдрәсәбезнең шәкертләре сезне тәбрик итү өчен бер вәкаләт җибәрде.  Кабул итәрсез микән?
Тукай чак кына уйга калып торды.
– Хата иткәнсез икән, мелла Мәхмүт,— диде. Аннары бераз көлемсерәп өстәде: — Төсмагы биль Мөгайди… дигәннәр бит, Мәхмүт әфәнде. Кыяфәтем бик шәптән түгел. Сырхаулап та алдым. Мине шүрәле рәвешендә күреп, күңелләрендә авыр тәэсир калмасын дим…
– Нишләрбез икән соң, Габдулла әфәнде? Балалар коридорда  көтә  иде…
— Алайса сез аларны читкәрәк алып китегез. Мин юынып килим. Бүлмәне дә тәртипкә китерәсе бар.
– Баш  өсте.
Әлеге бизгәк гадәттә юынганда килә иде. Бүген исә ашыкмый. Шулай була ул. Аспирин батыр белән бик шаяра алмассың.
Юынып кайтып, Габдулла урынын әйбәтләп җыештырды, урындыкларны тезеп куйды һәм өстәл өстен сөртеп алды, өс-башын да рәтләгәч, бизгәкнең килмәячәген чамалап:
— Кая инде кәкре койрыкларга Башны җитү! — дип куйды.
Ике кыз бала һәм өч малай ияртеп, Мәхмүт хәлфә керде. Кызларның өстендә зәңгәр күлмәк, ак алъяпкыч һәм башларында кечкенә калфаклар иде.   Малайлар казаки һәм кара кәләпүштән.
— Узыгыз, кунаклар, — диде Тукай. — Минем иске дус та килгән икән! Нихәл, мелла Хәсән?
— Аллага  шөкер, Габдулла  әфәнде…
— Утырышыгыз,   егетләр,  кызлар.
— Балалар — кайсы урындыкка, кайсы диванга — тартынып кына, кырыйлатып кына утырдылар. Мәхмүт хәлфә, тавышын акрынайта төшөп:
— Я, Гайшә, — диде. Бер кызчык, ак җәймәне сүтеп, Габдуллага зур букет сузды да тиз-тиз сөйләп китте:
— Абдулла әфәнде, сезне пайтәхеткә килүегез белән мәдрәсәбезнең шәкертләре чын күңелдән тәбрик итәләр. Без сезнең шигырьләрегезне бик яратып укыйбыз. Безгә җан азыгы бирүегез өчен мең рәхмәтләр әйтәбез…
Кызый тотлыгып калды. Алдан әзерләнгән сүзләрен онытып  җибәрде,  күрәсең.
— Исән-саулык телә, — дип пышылдады мөгаллим.
— Сөекле шагыйребез Абдулла әфәнде, без сезгә саулык, озын гомер, сүнмәс ил… ил… илхаад телибез.
Малайларның иреннәре кыйшаеп куйса да, түзделәр, көлмәделәр.
— Габбас, — диде мөгаллим. Бер малай Тукай каршына килде һәм ал кәгазьгә урап яшел тасма белән бәйләнгән  шактый  авыр  төргәк сузды.
— Савытыгызда кара кипмәсен, күкрәгегездә ялкын сүрелмәсен.
— Рәхмәт,  рәхмәт,  шәкертләр…
— Аннары хор белән «Туган тел»не җырладылар. Кызчыкларның икенчесе «Фатыйма белән сандугач»ны яттан сөйләде. Бу кыздан соң бер малай торып басты.
Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,
Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.
Аңар бирдем азатлык мин, үзем  дә шул вакыт күрдем:
Тынычлап калды, никтер, һәм тәмам иркенләде күңлем,—
дигән сүзләр генә әйтелгән иде, бер кыз:
— Хәсән җылый! — дип пышылдады. Чынлап та Хәсәннең ике күзеннән дә яшь агып төшкән иде. Пышылдауны ишеткәч, малай түзә алмады, үкси башлады. Мөгаллим белән шагыйрь күзгә күз карашып алдылар. Әмма бу күз яше шигырьдән генә булмаска кирәк.
— Хәсән,— диде Тукай,— ир  бул.  Син  нәрсә…
— Га-абдулла әф-әфәнде, сезне эһе-эһе-эһе… тыңламадым. — Икенче… песнәкне дә… ашады.
Габдулланың аркасы чымырдап куйды. Әллә инде «кунак»  килмәкче…
Мәхмүт хәлфә дә, балалар да берни аңламый утыралар иде.
— Песнәген мәче ашаган, — диде дә Тукай, яшен сөртеп маташучы Хәсән янына килеп, малайның иңбашына кулын салды.
— «Өч хакыйкать»не хәтерлисеңме, мелла Хәсән? «Үткән эш кире кайтмый, хет үкен син, үл, ела». Киләчәккә сабак булыр. Я инде, я, булды. Гомерең алда әле. Меңне азат итәрсең. Кошларны гына да түгел…
Моннан соң инде озак утырмадылар, шагыйрьгә саулык теләп, китәргә җыендылар.
— Ялкауланырга ирек бирмәгез, Мәхмүт әфәнде. Халыкка файдалы кеше булып үссеннәр,— дигән сүзләр белән Тукай аларны  озатып  калды.
Кошчык вакыйгасы йөрәкне авырттырып алса да, Габдулланың күңеле күтәренке иде. Бизгәк килмәде бит, күрче син аны. Бу ал кәгазь эчендә нәрсә икән? Тасманы саклык белән генә чиште, кәгазьне кадерләп кенә сүтте.
— Кара савыты! Ниндие диң әле! Бронза. Эшләнеше тагы! Алгы аякларын сузып, эт ята. Этнең борын төбендә — аучы сумкасы һәм бер үрдәк. Белгәннәр нәрсә алырга! Мөгаен, биредә Хәбир кулы уйный…
— Кая  инде кәкре койрыкларга Башны җитү!
Моны ул бизгәкнең килмәгәнлегенәме, бер шагыйрьнең дә әле Петербург шәкертләреннән мондый бүләк алмаганлыгын истә тотыпмы, әллә инде тиздән сөекле Казанына юл тотачагын уйлапмы әйтте, — ул үзе дә моны аңлатып  бирә  алмас иде.

 

1964.

(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

Комментарий язарга


*