ТАТ РУС ENG

Шәүкәт Галиев Халык артисты Айрат Арслановка

(Мәдхия)

Татар улы, шигъриятнең чын үзе син:
Синдә моң да, горурлык та, синдә гайрәт.
Туган телнең даһилары исеменнән
Син лаеклы, вәкаләтле илче, Айрат.

Күрде илләр, ишеттеләр һәр тарафта,
Шигареңда Тукай — Гимн, Җәлил — Байрак.
Күтәрелдең һәм күтәрдең күңелләрне
Сәхнәбезнең уртасында күкрәп-кайнап.

Халкыбызда бу затлылык вә күркәмлек
Киләдер ул борынгыдан, алыслардан.
Юк, вакланмый, яши милләт, иманы сау,
Туа тора дөньябызга Арсланнар!

Март, 1996


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


Комментарий язарга


*