ТАТ РУС ENG

Шәүкәт Галиев Иман

 

Бер карасаң, бу дөньялар
Кызганыч, кызык кына,
Иман сүзе дә яшәде
Сүзлеккә посып кына.

Ахры, «имамнар калдыгы»
Булып күренгәндер ул,
Тере телдән заманында
Шуңа сөрелгәндер ул…

Җанны әрнетеп күп еллар
Вөҗданда иман сызлар —
Үрчеде буш йөрәклеләр,
Ишәйде имансызлар.

«Башын киссәң, тагы үсә…» дип,
Өметләрен өзмәгән,
Тугры уллар тайпылмаган
Тарих салган эзләрдән.

Хаклык өскә калкасына
Инанганнар үзләре,
Саф күңелләрдә сау калган
Халыкның рух үзәге.
 
Гасыр чирләрен җиңәрлек
Савыктыргыч им анда —
Туфаннар гүзәл гамендә —
Кешелекле иманда.

Шәмаилдә яңа дога —
Җырлап торган «Туган тел»,
Яшәвебез, саулыгыбыз,
Иманыбыз булган тел.

Әйе, җирдә халыкларның
Саны — миллионнарда,
Әмма сыйфат рәвешләре,
Җаны — милли улларда.

Мин ышанам могҗизага —
Халык булдыра килә —
Үзен мәңге яшәтерлек
Дәвам тудыра килә.

Мин ышанам — гасырларда
Бар безгә дә урыннар —
Вәкаләтле илче булыр
Оныклар һәм торыннар.

Әйләнер дөнья-куласа,
Киләчәккә күчәр гел,
Имин булсын да уң булсын —
Иман булсын күчәре!

Март, 1988

(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)


Комментарий язарга


*