Өй түренә элгән шәмаилнең
Сүзләре ак — көмеш хәрефле,
Гел иминлек кенә теләгән ул,
Бусагадан куган хәвефне.
Җанга тынычлыклар биреп торган
Гасырлардан килгән инану.
Язулары безгә бикле иде,
Соң төшендем бугай мин аны…
Гарасатлар кичеп безгә килгән
Иман сагындагы калкан ул,
Куәт, кодрәт биреп ахыргача,
Үзен саклый алмый калган ул…
Диварларга иңгән язуларын
Үзгәртүчән булды бу гасыр…
…Очраттым бер авыл өендә мин
Гомер бакый төшмәс догасын:
«Туган теле» иде ул Тукайның —
Яшәү таныклыгы халкымның,
Чәй көмеше белән бизәлсә дә
Һәрбер сүз тере алтынлы.
Бу нигезгә сыену эзләптер ул,
Җан җылысы тоеп кергәндер,
Урыс капкаларны шакый-шакый
Кунар күңел тапмый йөргәндер…
Яңа чорлар килә, берәм-берәм
Кыйбласына кайта киткәннәр…
Кан тартканнар, әнә җан тартканнар
Тукай җырын гимн иткәннәр.
Шәмаилдә — телем-иманым ул,
Бабайлардан килгән әманәт,
Ул иминдә нәслем-халкым исән,
Ул сау чакта рухым сәламәт.
Ил-йортка ул бәхет теләп тора…
Атын җуйган дага булмасын —
Канатлы ир-йөрәкләре белән
Дөлдөлләре җирне урасын.
…Күңел түрендәге атам-бабам,
Борчулы рух инде шат сыман…
Тыныч булырмынмы — бар өметне
Мин дә варисларга тапшырам…
(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)