ТАТ РУС ENG

Шәүкәт Галиев Туган телнең туган көне

Һәркемнең бар мәңгелектән
Дөньяга бар булган көне.
Кайсы чорда, кайчан микән
Халкыбызның туган көне —
Туган телнең туган көне?

Илнең теле ачылган көн,
Җанга моңнар тулган көне.
Илаһи вә илһамлыдыр
Туган телнең туган көне!

Өнсезлекне, уйсызлыкны
Гамәленнән куган көне.
Гамьле дә ул, шигъри дә ул
Туган телнең туган көне.

Котлы булсын, ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне;
Сакла,татар, язларда ул
Мәңгелеккә туган көнең —
Туган телнең туган көне!

Март, 1995


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


Комментарий язарга


*