1. Йөгереп чыгар кебек
Тукай-Кырлай авылы… Урамыннан
Тыныч кына ничек үтәсең, —
Кәләпүшен тотып, тыкырыктан
Йөгереп чыгар кебек көтәсең…
Аны сагынып, аны көтеп таллар
Еламсырап башын игәнме?
Ничек көтмәсеннәр — ишеткәннәр
«Ул һаман да яши» дигәнне.
Юксынса да таллар, моңаймасын,
Шомланырга урын калмыйдыр —
Ул һәр җирдә тансык, кайтыр юлга
Вакыт кына таба алмыйдыр…
2. Тукай каеннары
Урманнарда үскән пар каенны
Урамына язын күчергән,
Сусатмаган, инешләрдән ташып,
Кушуч белән сулар эчергән.
Авыл кызларыдай тыйнак кына,
Тату гына алар үскәннәр,
Ике игезәк, икәү җитәкләшеп,
Бик күп төннәр, еллар кичкәннәр.
…Ул язны да алар яфрак ярган,
Бөреләре җилдә яуганнар.
Күкрәп үсеп утырганда, кинәт
Шагыйрь кебек җиргә ауганнар…
3. Шагыйрь өе…
Кырлай урманында бүрәнәнең
Шәм шикелле шәбе табылыр,
Йомычкалар очар чирәмнәргә,
Пычкы чыжлар, балта чабылыр…
Исән чакта аның булмаган шул,
Утырып шигырь язган үз өе.
Озакламый монда салыныр, диләр
Шагыйрь өе — Тукай музее…
4. Горур башын түбән имәгән
Кулдан-кулга күчкән бала чакта,
Юлдан-юлга йөргән соңыннан;
Скрипка күк үксеп елар иде
Агачлар да аның моңыннан.
Үзем ятим диеп зарланмаган,
Халкым ятим диеп янган ул,
Горур башын түбән имәгән ул —
Һәйкәл булып басып калган ул!
(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)