Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган —
Тартыш белән тулган көннәрең.
Шуңа, ахры, искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең…
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне;
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең «Туган тел»еңне.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
Халык моңы — синең моңың булды,
Халык күңеле — синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек
Озын булыр, шагыйрь, гомерең!