ТАТ РУС ENG

Тукай шигырьләре театральләштерү өчен уңайлы

76a82a91de7c-8

Әлеге чара татар һәм рус телле укучылар белән берлектә уздырылды. Габдулла Тукайның балалар өчен язган күп шигырьләре театральләштерү өчен уңайлы. Шуңа күрә сценарийда күрсәтелгән әсәрләрнең күбесен балалар сәхнәләштерделәр .

Тукай шигырьләре
Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый. Көй астында бер кыз, бер малай сәхнәгә чыгалар. Көй тына.
1 нче бала
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш.
Әмма бүген үзгә кояш.

2 нче бала
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре….
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне! Тукай көне!

1 нче бала
Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә….
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.

2 нче бала
Киңлекләрдә язгы аваз –
Чыр — чу килә кошлар иле,
Чеңләп тора аһәңнәре:
Тукай көне!
Тукай көне!

1 нче бала
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне — безнең бәйрәм. (Мөдәррис Әгъләмов “Тукай көне”)

3 нче бала
26 нчы апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне республикабызның барлык төбәкләрендә Тукайны искә алалар, аның шигырьләрен укыйлар, һәйкәленә чәчәкләр китерәләр. Ә без сүзне шагыйрьнең шигырьләренә бирик.

1 нче бала: баскан туфрагыңның газизлеген ачкан, …
2 нче бала: туган авылыңның кадерен белергә өйрәткән, …
3 нче бала: туган табигатьнең гүзәллеген ачкан …
Барысы бергә: Тукай шигырьләре!

Беренче шигырь “Бишек җыры”
Сәхнәгә милли киемнәр кигән, кулына биләүле курчак тоткан кыз чыга. Идәндә – бишек. Бала курчакны бишеккә салып, тирбәтә-тирбәтә Габдулла Тукайның “Бишек җыры”н җырлый.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

Икенче шигырь “Кызыклы шәкерт”
Бер бала маэмай ролен, икенче бала малай ролен башкара.
— Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Өченче шигырь
Фатима и Соловей (Пер. В.Лунина)
Ф а т и м а:
Что ж не слышно твоих песен, Соловей?
На душе от них светлей и веселей.
Вдоволь корма в твоей клетке вижу я.
Что ж опущена головушка твоя?
С о л о в е й:
Ах, я песни распевал в лесу родном.
До чего ж там было чудно всё кругом!
Как счастливым быть, как песни петь мне тут?
Три птенца меня в гнезде родимом ждут.
Ждёт меня моя любимая жена.
От разлуки убивается она.
Даже если золотая клетка, но
Клетка клеткой остаётся всё равно.
Ф а т и м а:
Я открыла клетку. Вылети — и ввысь.
На свободе за меня ты помолись.
И не жди. Лети в зелёный лес скорей
К милым деткам, к славной жёнушке своей!
Дүртенче шигырь.
(Баланың җырга осталыгы булса, җыр итеп башкарырга була.)
Туган авыл
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Бишенче шигырь.
Бала белән Күбәләк.
Бу шигырьне дә сәхнәләштерергә була.
Б а л а:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

К ү б ә л ә к:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Бер бала Шәүкәт Галиевнең “Тукайга” багышламасын яттан сөйли.
Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган
Тартыш белән тулган көннәрең,
Шуңа ахры,искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара шагыйрь бүген текәлеп.
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Шигырь баршында барлык катнашучылар, алып баручылар чәчәкләр тотып, әкрен генә сәхнәгә җыела. “Туган тел” җырын җырлыйлар.
Алтынчы шигырь
Туган тел / Родной язык

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

О, как хорош родной язык, отца и матери язык,
Я в мире множество вещей через тебя навек постиг!

Сперва на этом языке, качая зыбку, пела мать,
А после — бабушка меня старалась сказкою унять.

Родной язык, ты мне помог понять и радость с малых лет,
И боль души, когда в глазах темнеет, меркнет ясный свет.

Ты мне, родной язык, изречь молитву первую помог:
«Прости меня, отца и мать, великодушен будь, мой Бог!»
1 нче бала
Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип
Җырлады, язды Тукай.

2 нче бала

Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.

3 нче бала

Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.

4 нче бала

Өмет бәйләде туачак
Яңа таңнарга Тукай.

5 нче бала

Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.

6 нчы бала

Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай. (Әхмәт Ерикәй шигыре)

Сәхнәгә Шүрәле костюмында бала керә. Аңа багышлап җыр башкарыла.

1.Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган.
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман
Кушымта:
Шүрәле, шүрәле,
Шүрәлене күр әле!
Безнең көнгә килеп җиткән
Тукай әкиятләре.
2.Бер мөгез дә, койрык бер.
Кети-кети уйный ул.
Кием-салым кими ул,
Балаларга тими ул.
3.Шүрәле урманнары,
Заманның узганнары.
Карурманнар Җир-Ананың
Ямь-яшел юрганнары.
4.Шүрәлене без беләбез
Аны күргәч, көләбез.
Пышылдый җил искәндә,
Рәхәт безгә үскәндә.

Шигырь бәйрәме тәмам.

 Әгерҗе муниципаль районы МГББУ Сарсак-Омга лицееның туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары Сабирова Ләйсән,

Шәйдуллина Ләйсән, Терентьева Люция

Комментарий язарга


*