ТАТ РУС ENG

Раил СӘЙФУЛЛИН Г. Тукай һәм татар инструменталь музыкасы

Татар профессиональ музыка сәнгатенең үсешенә Тукай иҗаты зур этәргеч ясады. Тукай әсәрләре йогынтысында эчтәлегенең тирәнлеге ягыннан иң югары таләпләргә җавап бирә алырлык музыкаль әсәрләр барлыкка килде.
Инструменталь музыка әсәрләренең тууы Заһидулла Яруллин исеме белән бәйле. 1913 елның 15 апрелендә Г. Тукай вафат була. Аның үлеме шигърият өчен генә түгел, бөтен алдынгы татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту була. Бөек шагыйрь истәлегенә 3.Яруллин марш яза. Башта ул «Тукай истәлегенә» дип атала һәм инструменталь әсәр буларак иҗат ителә, соңрак атаклы «Тукай маршы» булып татар дөньясына тарала. Бу исемне танылган виртуоз гармунчы, Яруллинның иҗатын бик яраткан һәм бик тырышып пропагандалаган Фәйзулла Туишев бирә. «Тукай маршы» беренче мәртәбә нәкъ менә Ф. Туишевның концерт программасында яңгырый.
Мөхәммәт Яушев, Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Заһидулла Яруллин һ. б., гармун, скрипка, мандолиналарда оста уйнаучы музыкантлар буларак, иҗат мөмкинлекләрен киңрәк җәелдерергә тырышалар. Шул теләктән, вариацияләр, попуррилар, тезмәләр барлыкка килә. «Хәйбулкин маршы», «Аккош маршы», «Тукай маршы» кебек инструменталь әсәрләр үз вакытында популярлык казана.
Ләкин татар профессиональ музыка сәнгатендә симфоник әсәрләрнең язылуы Нәҗип Җиһанов исеме белән бәйле.
Аның симфоник әсәрләре арасында «Кырлай» симфоник поэмасы аерым урын алып тора. Композитор Тукай әкияте геройларының гомумиләштерелгән образларын зур осталык белән тудыра. «Шүрәле» поэмасының баш өлеше симфоник поэманың эпиграфы итеп китерелгән:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр…

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле.
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле…

Композитор музыка аша, Тукай поэмасындагы милли үзенчәлекләрне саклап, кешелеккә, табигатькә дан җырлый, явызлык һәм яхшылык көрәшен гәүдәләндерә, Тукай сүзләрен музыка теле белән сөйли. Бу әсәр көчле образлылыгы, чын милли үзенчәлеге, оркестрның бөтен нечкәлеген тоеп, музыкаль авазларга бай булуы белән аерылып тора.
Мансур Мозаффаровның Г. Тукай һәм М. Вахитов хатирәләренә багышланган ике симфоник поэмасы татар музыка сәнгатендә аерым урын алып тора. Композитор, симфоник музыкада беренчеләрдән булып, сәнгатьтә шәхеснең, иҗатчының роле турында, Ана, Ватан турында сөйли. Халык азатлыгы өчен көрәш, халык бәхетен идеал итү, әдәби-эстетик карашлары буенча ул Тукай белән фикердәш. М. Мозаффаров әсәрләренең дә нигезен татар халык көйләре тәшкил итә. Г. Тукай хатирәсенә багышланган симфоник поэмасы да (1952) халык җырларына якынлыгы (Г. Тукай сүзләренә җырлана торган «Анам кабере янында» җырын файдаланган), музыкаль драматургиясенең аныклыгы, тематикасының образлылыгы белән игътибарны җәлеп итә. Симфоник поэмада М. Мозаффаров шагыйрь яшәгән чор һәм аның фаҗигале язмышын музыка теле белән гәүдәләндерә.
Тукай темасы күренекле татар композиторы А. С. Ключарев игътибарыннан да читтә калмады. Ул фортепиано өчен язылган «Шүрәле» миниатюрасында урман хуҗасының җитез һәм мәкерле образын тасвирлый.
Тукай иҗатына яшь композиторлар да мөрәҗәгать итәләр. Р. Ахиярова Г. Тукайның тууына 100 ел тулуга багышлап «Моңлы сазым» (1986) симфоник поэмасын, Мәсгудә Шәмсетдинова «Туган тел» һәм «Тукай әкиятләре» исемле симфоник миниатюраларын, Ф. Шәрифуллин «Су анасы» симфоник поэмасын иҗат иттеләр.

(Чыганак: Сәйфуллин Р. Т.  Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.— Казан: Мәгариф, 2004. — 183 б.).


Комментарий язарга


*