1. Тынма, эшлә, и сабый!
Бел, Тәңредән эшләргә – көн,
Эшләп аргачтан, бирелгәндер
Тыныч йокларга төн.
Кушымта:
Син кояштан үрнәк алсаң,
Иҗтиһад* итсәң һаман,
Күп арасында* кояш күк
Ялтырарсың берзаман!
2. Иртә торгач та язарга,
Дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик,
Тынсаң тынарсың җомга көн.
Кушымта.
3. Күр, ничек эшли кояш:
Иртә тора, таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм
Көн буенча яктыра.
Кушымта.
*Иҗтиһад итү – тырышу.
*Күп арасында – биредә, күп кешеләр арасында.
(Чыганак: Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар. Төзүче Исламова Р. — Чаллы, 2011).