2006 елның 12 декабрендә Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә заманында Кызыл мәчет имамы, «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин (1840–1920) гаиләсе яшәгән ике катлы таш йортта Уральскиның татар җәмәгатьчелеге көче белән Габдулла Тукай музее ачылды.
Тукай музеен элекке Төхвәтуллиннар йортында оештырулары очраклы түгел. Тукай бу йортка бик еш килеп йөргән, биредәге китапханәдән файдаланган, Мотыйгулла Төхвәтуллинның улы Камил Төхвәтуллин (1883–1941) белән 1905 елда «Фикер» газетасын чыгарган. Хәзерге вакытта әлеге бина XIX гасырның архитектура һәйкәле
булып тора һәм Казахстан дәүләте сагына алынган. Музей урнашкан урында әле бер гасыр элек татар бистәсе булган.
Шагыйрьнең биографиясенә караганда, 1895 елның кышында 9 яшьлек Апушны (Тукайны якыннары кечкенә чакта шулай
атап йөрткәннәр), Казан арты Арча ягының Кырлай авылында Сәгъди абзый
гаиләсендә яшәп яткан җиреннән, Уральскига алып китәләр. Бу шәһәрдә аның
әтисенең бертуганы – Газизә апасы яшәгән. Газизә апасы җирле сәүдәгәр
Галиәсгар Усмановта кияүдә була. Ул чакта Газизә апасы Тукайның бертуган
апасы Газизәне дә инде бирегә чакырткан булган икән.
Уральскидагы музей эскпозициясе Тукайның Уральскига килеп, 1907 елгача биредә яшәгән көнкүреше, шагыйрь буларак формалашкан чоры, аның аралашкан даирәсе белән таныштыра. Шулай ук XIX гасыр азагында XX гасыр башында гомер кичергән Уральск татарлары тормышы, бу якларда тәрбияләнеп үскән күренекле милләттәшләребез һәм бүгенге көндә татарларның яшәеше турында да мәгълүмат бирә. Шунысы игътибарга лаек,музей ишегалдында Татар мәдәни үзәгенең бинасы урнашкан. Биредә даими рәвештә милли чаралар оештырыла.