ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Фото: tatar-inform.ru

2026 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Татарстан Республикасы Рәисе каршында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча комиссиясе утырышында 2026 елда премиягә дәгъва итүчеләр исемлеге расланды. Алар арасында театр, кино, музыка, рәсем сәнгате, әдәбият һәм мәдәният әһелләре, иҗат төркемнәре бар.

Фото: © tatar-inform.ru, Дарья Сайфиева.

Мәскәү татарлары «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте

Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрьнең иҗатын, татар телен һәм әдәбиятын таныту. Конкурс Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. 

Фото: © tatar-inform.tatar, Салават Камалетдинов.

«140 ел: Тукай мирасы буяулары» бәйгесе дәвам итә

Бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тарафыннан, сынлы сәнгать һәм Татарстан мәдәниятен сөючеләр арасында «140 ел: Тукай мирасы буяулары» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелә.

В.Васильев фотосы, tatar-inform.tatar

Тукайның 140 еллыгына төп чаралар планы расланды

Татарстан Дәүләт Советының 19нчы утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова «Хөкүмәт сәгате» кысаларында 2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары турында доклад ясады.

ТР Милли музее «Кырлай» симфониясе белән таныштырачак

2026 елда Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татарстан Милли музее Нәҗип Җиһановның (1911-1988) «Кырлай» симфоник поэмасы (1946) белән таныштырачак. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгына сөйләгәнчә:«Бу – киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле әсәр,...